Ирекле янгын дружиналары (ДПО) элек – электән янгын сүндерүчеләрнең беренче ярдәмчесе булган. Сер түгел, бүгенге көндә янгын сүндерү бүлекчәләре норматив вакыт эчендә барып җитә алмаган торак пунктлар да бар. Менә шундый урыннарда шундый дружиналарны төзергә кирәк тә иде. 2011 елның 6 маенда бу хакта федераль закон гамәлгә кертелде. Озак та үтми республиканың үзенең дә шундый ук закон якты дөнья күрде. ЯшелҮзән янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин сүзләренә караганда, безнең районда бу эш мондый кануннар кабул ителгәнче үк башланган. Зур Ключи авылында ачылган ДПО – аның “беренче карлыгачы”. 2011 елда гына да Зур Ключи ДПОсы тревога буенча 14 тапкыр чакыртылган: 10 очракта янгын сүндерсәләр, 3есендә коры үләнгә ут капкан булган, бер тапкыр ДТПга чакырылганнар.
Мондый ярдәм Яшел Үзән янгын сүндерүчеләренә чынлап та бик кирәк. Әмма, Зөфәр Хәлиуллин белдерүенчә, Яшел Үзән районының барлык авылларына вакытында барып җитү өчен 6 ДПО төзергә кирәк. Аларны җиһазландыруга Яшел Үзән гарнизоны янгын сүндерү техникасы бирергә әзер. Хәзерге вакытта Олы Ачасыр авылында ирекле янгын дружинасы төзелеп килә. Авыл җирлеге башлыгы Равил Кадыйров ярдәме белән биредә автомобиль өчен урын бирелеп, авыл халкы арасыннан анда эшләргә теләүчеләр дә табылган. Хәзер, әгәр Олы Ачасырда яисә якын – тирә авылларда янгын чыккан очракта ирекле янгын сүндерүчеләр зыян күрүчеләргә янгын сагының төп бүлекчәләре килеп җиткәнче ярдәм күрсәтә алачак. Димәк, ут китергән бәланең зыянын киметергә мөмкин булачак.
Резидә Йосыпова
Яшел Үзән янгын сагы гарнизонының матбугат хезмәткәре