Тагын декабрь, тагын ут юк

2011 елның 7 декабре, чәршәмбе

Татарстанда 19 меңгә якын кеше утсыз калган. Кичә Министрлар Кабинетында узган утырышта әнә шундый хәбәр җиткерделәр. “Сетевая компания” оешмасы башлыгы Дамир Сафиуллин сүзләренә караганда, республиканың 70 торак пунктында электр энергиясе өзелгән.

Кичә Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау комиссиясе утырышы булды. Хөкүмәт башлы­гының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчеле­гендә узган чарада әйтелгәнчә, көчле җил аркасында инде дүшәмбе көнне үк электр энергиясен тапшыруда өзеклекләр килеп чыккан. Кичә исә кичке сәгать дүрттә 70 торак пункт утсыз утыра иде. Бу – 19 меңгә якын кеше дигән сүз. Гадәттән тыш хәлләр Әлмәт, Чистай, Нурлат, Аксубай, Чирмешән, Зәй, Спас, Тукай, Мөслим, Саба, Алабуга һәм Сарман районнарында килеп чыккан. “Без ватылган урыннарны берничә сәгать эчендә төзәтергә тырышабыз. Әмма ул арада башка урыннарда электр чыбыклары өзелә, – диде “Сетевая компания” оешмасы башлыгы Дамир Сафиуллин. – Гадәттән тыш хәлләр Мамадыш һәм Түбән Кама ягыннан Казанга якынлашкан кебек тоела”. Сафиуллин әйтүенчә, оешма белгеч­ләре тәүлек буе эшләү режимына күчкәннәр, 150 махсус бригада төзелгән.

Хәтерләсәгез, охшаш хәлләр узган елның декабрендә дә булган иде. Боз кату нәти­җәсендә өзелгән электр чыбыклары 200 меңләп кешене утсыз калдырды. Республика күлә­мендә килеп чыккан га­дәттән тыш хәлләр аркасында ашыгыч рәвештә йөзләгән генератор сатып алырга туры килде. Белгечләр, әнә шундый хәлләр кабатланмасын өчен, барысын да эшләячәкләрен әйтә. Кичә газетабыз басмаханәгә тапшырылганда, утсыз калган авыллар саны кимүе турында хәбәр килде. 13 торак пунктның алтысы – Мамадыш, калганнары Нурлат районында урнашкан. Аларда 3 мең кеше яши.

Ватаным Татарстан газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International