Иске Ишкермә авылы Сабинский аерым пост хезмәткәрләре 5-9 сыйныф кадетлары өчен янгын сүндерүче профессиясе турында мавыктыргыч чара үткәрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында СМИ өчен “Сочи шәһәрендә XXII Кышкы Олимпия уеннарында Татарстан Республикасы вәкилләре катнашуы” темасына брифинг үзды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше һәлак булган. 14 кеше коткарылган. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 1 янгын, кыска ялганыштан – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, 3 янгынның сәбәпләре ачыклана.
Февральнең беренче ял көннәрендә Казан шәһәре Идел Буе районы күзәтү эшләре инспекторлары “Жилище-2014” операциясе рамкаларында торак йортларда янгын куркынычсызлыгы тармагында тикшерү эшләре үткәрделәр. Мирный поселогында үткән рейд шулай ук уку һәм мәдәният йортларына да кагылды.
Республикада әлегә салкын һава саклана. Салкыннан саклану өчен кешеләр төрле ысуллар куллана башлый, һәм кайберләр еш кына гади куркынычсызлык кагыйдәләре турында бөтенләй оныталар. Җылыткыч җиһазлары белән куллану алдыннан җентекләп күрсәтмәләрен өйрәнергә кирәк, җиһазларны кабызган килеш калдырмаска, күзәтүне балаларга тапшырмаска, тиз янучы предметларны якын куймаска.
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Ульяновка авылы аерым пост янгын сүндерүчеләре торак сектор буенча профилактик рейд үткәрделәр. Йортлар хуҗалары белән янгын куркынычсызлыгы пропагандасы максатыннан әңгәмә узды, электр һәм җылыту җиһазлары эксплуатацияләү кагыйдәләре үтәлеше тикшерелде, истәлек кәгазьләре таратылды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 16 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын. 1 кеше һәлак булган. Сәбәпләре: электр җылыту җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне урнаштырган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 5 янгын, мичне артык кыздырудан – 7 янгын.
Бүген “Нәфис” катогында тимераякта шуучы халык арасында шулай ук МЧС хезмәкәрләрен дә күрергә мөмкин иде. Янгын сүндерүчеләре ял көннәрен үзләре һәм халык өчен файда белән үткәрергә булдылар. Янгын куркынычсызлыгы пропагандасы максатыннан халык өчен төрле чаралар оештырдылар, истәлек кәгазьләре, балаларга буяу журналлары өләштеләр. Флеш-моб үткәрү янгын сүндерүчеләре үзләре оештырырга карар иттеләр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын. 2 кеше зарар күргән, 11 кеше коткарылган. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, кыска ялганыштан – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, газ балонын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, элект җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын. 1 кеше зарар күргән, 6 кеше коткарылган. Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, җылыту мичне монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизымы төзек булмавы аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын.