Тәүлек эчендә Татарстанда 16 янгын чыккан

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 16 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын. 1 кеше һәлак булган. Сәбәпләре: электр җылыту җиһазын  кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне урнаштырган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  кыска ялганыштан – 5 янгын, мичне артык кыздырудан – 7 янгын.

 Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча 1 тапкыр.

02.02.2014 ел   12.28   Казан шәһәре,  Гудаванцева урамы,  37 нче йорт.

Ут фатирда чыга. Мәйданы 5 кв.м.  Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1926 елгы хатын – кыз мәетен табалар.  Янгынның сәбәбе - электр җылыту җиһазын  кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International