«Нәфис» катогында янгын сүндерүчеләре флеш-моб оештырды

2014 елның 2 феврале, якшәмбе

    Бүген “Нәфис” катогында тимераякта шуучы халык арасында шулай ук МЧС хезмәкәрләрен дә күрергә мөмкин иде. Янгын сүндерүчеләре ял көннәрен үзләре һәм халык өчен файда белән үткәрергә булдылар. Янгын куркынычсызлыгы пропагандасы максатыннан халык өчен төрле чаралар оештырдылар, истәлек кәгазьләре, балаларга буяу журналлары өләштеләр. Флеш-моб үткәрү янгын сүндерүчеләре үзләре оештырырга карар иттеләр.

    Сәламәт яшәү рәвеше янгын сүндерүчеләренең эшендә шулай ук мөһим урын алып тора. Катокта салкыннан саклану өчен барлык теләүчеләр өчен канат тарту, клюшка белән шайба йөртү, тимераякта футбол тубы белән хәрәкәт итү һ.б. уеннар оештырылды, кайнар чәй өләшелде.

    Ирешкәндә туктамыйча, киләчәктә янгын сүндерүчеләре башка спорт төрләрендә дә мондый чаралар үткәрергә планлаштыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International