Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын. 1 кеше зарар күргән, 6 кеше коткарылган. Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, җылыту мичне монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизымы төзек булмавы аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 9 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 2 тапкыр.
31.01.2014 ел 13.27 Казан шәһәре , Восстания урамы, 89 йорт.
Ут фатирда чыга. Мәйданы 4 кв.м. Өске каттагы фатирлардан 6 кеше коткарылды. 1955 елгы фатир хуҗасы зарар күрде, ул 7 номерлы хастаханәгә озатылды. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.