Сакланганны Алла саклар

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе

    Республикада әлегә салкын һава саклана. Салкыннан саклану өчен кешеләр төрле ысуллар куллана башлый, һәм кайберләр еш кына гади куркынычсызлык кагыйдәләре турында бөтенләй оныталар. Җылыткыч җиһазлары белән куллану алдыннан җентекләп күрсәтмәләрен өйрәнергә кирәк, җиһазларны кабызган килеш калдырмаска, күзәтүне балаларга тапшырмаска, тиз янучы предметларны якын куймаска.

    Бу елны 30 гыйнварда Казанда 2нче Калининградская урамы буенча урнашкан торак йортта электр җылыткычы белән дөрес кулланмау аркасында янгын чыкты, нәтиҗәдә 2 кеше һәлак булды.

    Ел башыннан республикада 247 янгын чыгу очрагы теркәлде, 27 кеше һәлак булды, 20 - төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Янгын чыгу очраклары төп саны гыйнварның икенче яртысына туры килде (44.55% күбрәк беренче яртысына караганда). Бу период эчендә 17 кеше һәлак булды, 15 - төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар.

    Туплаган милек, үзегезнең һәм якыннырыгыз гомере һәм саулыгы сездән тора. Кыш вакытында янгын куркынычсызлыгына махсус игътибар итәргә кирәк икәне турында онытмагыз, “сакланганны Алла саклар” дип юкка гына әйтмиләр.

 

    Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе күзәтү эшләре идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International