Шулай ук республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү территориаль өстәмә системасы да – үзенең матди–техник яктан тәэмин ителеше, алдынгы технологияләргә нигезләнүе һәм хезмәткәрләренең профессиональ дәрәҗәсе белән бүгенге көндә Россиянең башка субъектларына үрнәк булып тора. Бу хакта Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин еллык нәтиҗәләргә багышланган коллегия утырышында белдерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган утырышка РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Игорь Паньшин, Татарстан буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башка министрлык һәм идарәчелек җитәкчеләре дә чакырылган иде