Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Ульяновка авылы аерым пост янгын сүндерүчеләре торак сектор буенча профилактик рейд үткәрделәр. Йортлар хуҗалары белән янгын куркынычсызлыгы пропагандасы максатыннан әңгәмә узды, электр һәм җылыту җиһазлары эксплуатацияләү кагыйдәләре үтәлеше тикшерелде, истәлек кәгазьләре таратылды.
Мондый профилактик рейдлар янгын сүндерүчеләренең эшендә зур урын алып тора. Салкыннар җитү белән янгын чыгу очраклары ешая. Җылыту һәм башка электр җиһазлары куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү авыр нәтиҗәләргә китерә. Бензин һәм керосин белән мичне кабызуы тыела, мичне йоклар алдыннан 2 сәгать кала сүндерергә, мич артыннан күзәтүне балаларга тапшырмаска. Мебель һәм башка тиз янучы предметларны җылыткыч җиһазларыннан 5 м ераклыкта куярга.