ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2014 ел
җомга

    Янгын вакытында һәлакаәт профилактикасы максатыннан “Жилище-2014” операциясе рамкаларында Татарстан Республикасы Апас районы Каратал авылы аерым пост янгын сүндерүчеләре ярдәме белән Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы яшәүчеләре арасында рейд үткәрелде.

    Дип белдерде бүген Татарстан Республикасы янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләр кисәтү һәм ликвидацияләү Комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов планнан тыш ТР ПБ һәм КЧС утырышы вакытында.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. 2 кеше һәлак булган. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 2 янгын, кыска ялганыштан – 3 янгын,  электр җиһазны кулланган һәм монтажлау вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү  аркасында – 1 янгын, 5 янгынның сәбәпләре ачыклана. 


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

    Идел Буе районы Калининградская урамы 37нче йортта электр үткәргечендә кыска ялганыш чыгу нәтиҗәсендә ут чыкты.  Хәбәр “112” бердәм ярдәм хезмәтенә 8.53 сәгатьтә килде.

    Мамадыш районы Урта Сон авылында ирекле отряд янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында янып киткән шәхси торак йортны сүндерделәр. “Вахитово” ДПОсы килеп җиткәнче ут йортны тулысынча каплап алган иде. Иреклеләр күрше каралтыларга янаган куркынычлыкны ликвидацияләгәч, йортка керештеләр. Янгын тиз вакытта сүндерелде

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 8 янгын. 2 кеше һәлак булган. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, кыска ялганыштан – 7 янгын.


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

    Бүген Казанда Себер Тракты урамы 34 -9а адресы буенча урнашкан машина запчастьләре складында янгын чыкты. Имгәнүчеләр юк. Барлыгы 13 кеше коткарылды. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана. 

    29 гыйнварда республикада официаль дүртенче боз өсте юлы ачылды. Хәзер Яшел Үзәннән Карамалы Тау поселогына кадәр 70км юл кыскартырга һәм 1 сәгать вакыт отырга була.

    Омар авылы аерым посты янгын сүндерүчеләре Мамадыш муниципаль районы Омар балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы темасына гыйбрәтле дәрес үткәрделәр. 

    Бүген Яр Чаллы педагогия колледжы актлар залында 2013 ел өчен Яр Чаллы янгын саклау гарнизоны оператив-хезмәт эшенә нәтиҗә ясау киңәшмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International