ТР РФ МЧС Баш идарәсе көчләре Олимпиада вакытында “күтәренке әзерлек” режимына керәчәк

2014 елның 4 феврале, сишәмбе

    Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында СМИ өчен “Сочи шәһәрендә XXII Кышкы Олимпия уеннарында Татарстан Республикасы вәкилләре  катнашуы” темасына брифинг үзды.

    Олимпиадада иң зур җыелма команда Россиядән булачак (225 спортсмен, (7 - Татарстаннан) – дип белдерде ТР яшьләр эшләре Министры Рафис Бурганов пресс-конференция барышы вакытында. Шулай ук Олимпия уеннарына 222 медицина хезмәткәре, 500 “Буревестник” автобусы һәм 342 волонтер китә.

    Хәзерге вакытта алдагы составларга кертелгән Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе көчләре группировкасы составы исемлеге расланды:

    икенче эшелон – Татарстан Республикасы федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәсе составыннан 348 кеше;

    өченче эшелон - Татарстан Республикасы федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәсе составыннан 100 кеше (Россия Федерациясе гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый һәлакәт нәтиҗәләрен ликвидацияләү эшләре Министры резервы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International