Жилище-2014” операциясе рамкаларында торак йортларда янгын куркынычсызлыгы тармагында тикшерү эшләре үткәрделәр. Мирный поселогында үткән рейд шулай ук уку һәм мәдәният йортларына да кагылды.
Идел Буе ОНД хезмәткәрләре белән барлыгы 250 торак йорт каралды. Йорт хуҗалары һәм мәктәп укытучылар составы белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә узды, истәлек кәгазьләре таратылды.
2013 елның 20 декабрендә Идел Буе һәм Вахитов районнары КЧС утырышы узды. Утырыш нәтиҗәләре буенча Борисково, Петровский, Мирный, Отары һәм Салмачи поселогларында янгын куркынычсызлыгы пропагандасы рамкаларында 5 профилактик группа булдырылды.
ТР РФ МЧС Баш идарәсе УНД Казан шәһәре Идел буе ОНД