Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын. 2 кеше зарар күргән, 11 кеше коткарылган. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, кыска ялганыштан – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, газ балонын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, элект җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 12 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 8 тапкыр.
01.02.2014 ел 02.51 Әлмәт шәһәре, Чапаев урамы, 3 нче йорт.
Ут биш катлы торак йортның бишенче каттагы ике бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 40 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 4 һәм 5 каттан 11 кешене коткаралар. Ике ир кешене төрле тән җәрәхәтләре белән Әлмәт шәһәренең үзәк хастахәнәсенә озаталар. Янгынның сәбәбе - газ балонын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
.