Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше һәлак булган. 14 кеше коткарылган. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 1 янгын, кыска ялганыштан – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, 3 янгынның сәбәпләре ачыклана.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 10 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1тапкыр, башка чакырулар буенча 5 тапкыр.
03.02.2014 ел 13.55 Яшел Үзән МР, Васильево шәһәр тибындагы поселок
Яшел Үзәннең ОВД хезмәткәрләре хәбәре буенча ут чыккан вагонда, 1953 елгы янган ир-ат мәете табыла. Янгын сүндерү сагы әлеге урынга чакырылмады. Янгынның сәбәбе – сундерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
.