Иске Ишкермә авылы Сабинский аерым пост хезмәткәрләре 5-9 сыйныф кадетлары өчен янгын сүндерүче профессиясе турында мавыктыргыч чара үткәрделәр.
Пожар часте буенча экскурсия вакытында балаларга янгын сүндерүчеләренең эш урыны, ут сүндерү җиһазлары һәм махсус транспорт күрсәтелде. Балалар эчкерсез кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Соңыннан укучыларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белемнәре тикшерелде. Кадетларга янгын чыгу очрагында үз-үзеңне ничек тотарга икәне турында гыйбрәтле дәрес бирделәр.
Мәктәп укытучылары сүзләре буенча, мондый экскурсияләр бик файдалы һәм укучылар бу чараларга гел кызыксыну белән карыйлар. Киләчәктә бәлки авыр һәм намуслы янгын сүндерүче профессиясен берәрсе гомеренең мөһим юлы итеп сайлар.