ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2010 ел
дүшәмбе
 

Тутырылган йөзә торган чаралар белән кеше су коенган вакытта, батмас өчен куллана. Бигрәктә аларны су йөзә алмаган кешеләр ала. Тутырылган йөзә торган чаралар суда төрле массадагы кешене күтәрә ала, иң мөһиме аларны дөрес итеп сайларга кирәк. Ләкин тутырылган чараны ябык сулыкларда, карьерларда, бассейннарда, күлләрдә генә кулланырга ярый. Ә менә елгаларда һәм суднолар йөри торган елгаларда аларны кулланырга рөхсәт ителми.




6
июль, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының  беренче факультетның  икенче курс студентлары Гражданнар саклау идарәнең эзләү – коткару отрядында беренче көн практика уздылар.


3
июль, 2010 ел
шимбә
 

Буа шәһәрендә янгын сүндерүчеләр  өйрәтмәләре узды. Өйрәтмәнең сценарий буенча   гомуми белем бирү мәктәбенә ИЛ – 76 самолеты төшә, нәтиҗәдә мәктәп бинасы ишелә. Гадәттән тыш шартлы хәлдә 30 кеше һәлак була 15 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала.


1
июль, 2010 ел
пәнҗешәмбе

 

Җәрәхәтләнүчегә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү осталыгы, коткару җиһазлары белән эшләү, суда үзеңне тоту кагыйдәләре һәм янгын сүндерүче һөнәре белән таныштыру – менә мондый кызыклы “Куркынычсыз җәй” девиз астында йөргән  дәрес малайлар һәм кызларның исендә калды. Бу дәрес Югары Ослан районында урнашкан “Костер”сәламәтләндерү  лагерына йөргән балалар өчен уздрылды.



24
июнь, 2010 ел
пәнҗешәмбе

«Чтобы не было беды, ты с водою не шути» дигән темага балалар рәсем конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне  бүләкләү  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгендә узды.


23
июнь, 2010 ел
чәршәмбе
 

Бүген “Түбән Заречье” казан пляжында  күп санлы ял итүчеләр су коенып һәм кызынып кына ятмадылар, алар суга баткан кешене коткару һәм аңа беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү күнегүләрен өйрәнделәр. Халык белән әлеге өйрәтмәләрне Казанның гражданнар саклау идарәсенең эзләү – коткару отрядының коткаручылары уздырдылар. Шулай ук, бу өйрәтмәләрдә Казанның ОСВОД коткару-җәмәгатьчеләре дә катнашты, алар әлеге пляжда көн саен дежур тоталар.      


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International