Кипкән үлән януы турындагы хәбәр Яшел Үзән отрядының Рус Макыл янгын сүндерү сагының дежур пультына 16 сәг. 36 мин. килә. Әлеге хәбәргә тиз арада дүртенче каравылның хәрби расчеты чыга. Алар янгын чыккан урынга килгәч, кипкән үлән ачык ялкын белән яна иде. Янгынның мәйданы 420 кв. м. тәшкил иткән. Янгынны сүндерүгә 2 “Б” стволы бирелде. Ликвидацияләүдә Рус Макыл янгын сүндерү сагыннан ике янгын сүндерү машинасы «АРС -14 – ЗИЛ – 131», 112 нче янгын сүндерү сагыннан 2 техника, Коргуза авылының ирекле янгын сүндерү сагыннан 1 техника һәм Кайбыч районыннан Федоровский ОП 1 техника. Шулай ук янгында Никольский урманчылыгыннан урманчы хезмәткәрләре дә булдылар. Барлыгы янгын сүндерүдә 6 техника катнашты. Янгын сүндерүчеләр ялкынга урман утыравына һәм иген басуына күчергә ирек бирмичә аны тиз арада сүндерделәр. Бу янгын сүндерүчеләрнең төп бурычы иде.