ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2010 ел
дүшәмбе
 

Көнкүреш газ шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләнүләр алды.

20 июнь көнне Яр Чаллының, 48/05  Яңа шәһәр комплексында шартлау нәтиҗәсендә биш катлы панель торак йортның  81нче фатирында янгын чыга. Әлеге  хәбәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең кризис хәлләр идарә үзәгенә 15 сәг.55 мин. килә.


20
июнь, 2010 ел
якшәмбе
20 июнь көнне Яр Чаллының, 48/05  Яңа шәһәр комплексында шартлау нәтиҗәсендә (көнкүреш газ дип фаразлыйлар) бишкатлы панель торак йортның  81нче фатирында янгын чыга. Әлеге  хәбәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең кризис хәлләр идарә үзәгенә 16 сәг.00 мин. килә.

17
июнь, 2010 ел
пәнҗешәмбе

15
июнь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Чаллыда ашыгыч медецина хастаханәсендә кабыну чыкты. Әлеге хастаханадә ремонт эшләре алып барылды.


10
июнь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
 

Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университет студентлары “Приволжье- куркынычсызлык территориясе” дигән иҗади конкурста җиңүчеләр булдылар. Әлеге конкурс Приволжск федераль округында 18 январьдән алып 30 апрельгә кадәр узды. Конкурс МЧС хезмәтен фәнни – практик максатыннан камилләштерү һәм Россия МЧС оешуының 20 еллыгына оештырылды.


9
июнь, 2010 ел
чәршәмбе

Очрашуда эшчәнлекнең төп нәтиҗәләре, киләсе елга куелган бурычлары  турында  сөйләштеләр. Шулай ук,  Премьер – министрга ТР гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин  ТР янгыннарның һәм кеше үлеменең  кимүе турында мәгълумат җиткерде.


7
июнь, 2010 ел
дүшәмбе
Менә инде ничә ел рәттән июнь ае безне үзенең аномаль күренеше белән шак каттыра. Йә көчле җил чыга, йә бозлы яңгыр ява башлый, яисә киресенчә җирне корылык камап ала. Нәкъ менә бу ялларда да синоптиклар билгеләнгән прогноз расланды

4
июнь, 2010 ел
җомга
 

УРМАН БЕТЕ ТОРМЫШЫННАН

 

Урман бете 2-3 ел яши. Өлкән урман бетләре көз һәм яз айларында зур урман  хайваннарына ябышып аларның каннарын суыралар. Аннан ана бетләр җиргә йомырка салалар. Берничә атнадан йомыркадан личинкалар- җитлекмәгән бетләр барлыкка килә. Яз һәм җәй айларында вак хайван, тычканнар каны белән туеналар. Икенче елның язында нимфага әверелеп яңа үсеш стадиясе үтә һәм зур беткә әверелә.

Шулай ике еллык яшәү циклы дәвамында личинкалар һәм нимфалар зарарланган тычкан каны эчеп Лайм авыруы күчерәләр. Боррели зарарланган бет тукымасында бик тиз үрчи. Зарарланган бетләр башка иычканнарга, хайваннарга, шулай ук кешеләргә инфекция тарата.


2
июнь, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген төнлә башкалабызда Рахматуллин урамында торак булмаган ташландык йорт янды. Ягын турындагы хәбәр янгын сүндерү сагына 2сәг.42 минутта килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International