Иң яхшы бүләк - катерда йөрү

2010 елның 24 июне, пәнҗешәмбе
 

«Чтобы не было беды, ты с водою не шути» дигән темага балалар рәсем конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне  бүләкләү  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгендә узды. Жюри каршына  149 нчы лицейның башлангыч сыйныф укучыларннан   27 иҗади эш тәкъдим ителде.  Конкурсның төп максаты булып җәйге ял вакытында балаларның  сулыкларда куркынычсыз ял итү тора, - дип әйтте  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең казан бүлек җитәкчесе Илдус Измайлов. - Җиһазланган пляжларда һәм олылырның күзәтү астында гына су коенырга рөхсәт ителүен балалар инде беләләр.

Конкурсның нәтиҗәсендә жюри җиңүче булган 4 эшне аерып куйды Әлеге эшнең авторлары Әхмәтҗанова Әнҗе, Исмагилова Айзәдә, Альмеева Фазыла һәм Кадырова Алсу булдылар. Җиңүчеләр грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Конкурсны оештыручылары -  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең Казан бүлеге башка катнашучыларны да игътибарсыз калдырмадылар. Аларга диплом һәм истәлекле бүләк бирделәр. Рәхмәт хатлары белән “Чишмә” балалар сәламәтләндерү лагерьнең башлыгын Вафина Фирдәвесне һәи лагерь  җитәкчесен Кадырова Гөлияне бүләкләделәр.      

Ә, иң яхшы бүләк балалар өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең тиз йөрешле катерда   Казанка акватория буенча йөрү булды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International