Кешене коткару һәм аңа беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү һәрбер кеше белергә тиеш

2010 елның 23 июне, чәршәмбе
 

Бүген “Түбән Заречье” казан пляжында  күп санлы ял итүчеләр су коенып һәм кызынып кына ятмадылар, алар суга баткан кешене коткару һәм аңа беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү күнегүләрен өйрәнделәр. Халык белән әлеге өйрәтмәләрне Казанның гражданнар саклау идарәсенең эзләү – коткару отрядының коткаручылары уздырдылар. Шулай ук, бу өйрәтмәләрдә Казанның ОСВОД коткару-җәмәгатьчеләре дә катнашты, алар әлеге пляжда көн саен дежур тоталар.      

“Ашыгыч ярдәмне тизрәк чакырыгыз”,- дип акырды ярда булган кешеләргә коткаручыларыннан берсе. Ул вакытта коткаручыларның көймәләре  шартлы батучы белән яр янына туктаган иде. Батучыны судан коткару өчен коткаручылар аңа  коткару бөятен һәм “Александр ахыры” дигән бау ыргыттылар. Аннан соң, коткаручыларның берсе батучыга ярдәм итү өчен суга төште. Яр янына туктаган көймәдән коткаручылар батучыны алып аны комга яткыздылар һәм барлык кирәкле  медецина ярдәм күрсәтергә керештеләр. Коткару эшләрен алып барганда коткаручылар ял итүчеләргә  һәрбер эшне аңлатып башкардылар. “Иң башта җәрәхәтләнүченең пульсын тикшерергә кирәк. Әгәр дә, пульс сизелә икән, җәрәхәтләнүчегә күләгә ясарга (кояшның көйдергеч нурлары төшмәс өчен) һәм эчәр өчен су бирергә кирәк, - дип аңлаты Казанның гражданнар саклау идарәсенең эзләү – коткару отрядының коткаручысы Андрей Киселев. - Ә менә пульс сизелмәсә тиз арада йөрәк массажын  ясарга кирәк, ләкин аның алдан үпкәне судан чистартрга кирәк, бу очракта җәрәхәтләнүчене корсакка яткызып реанимацион ярдәм ясарга тиешбез”.

- Оныклар белән пляжга мин бик еш йөрим, бигърәк тә кызу булган вакытта, - дип сөйләде ял итүчеләрдән берсе. – Оныклар артыннан гел күзәтеп торырга кирәк. Суда минем күзәтү астында гына коеналар. Ә бүген без ялда иттек  һәм үзебез өчен бик кирәкле мәгълумат алдык. Коткаручылар безгә батучыга беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча күнегүләр күрсәттеләр. Әлбәттә, безнең кебек гади кешеләргә әлеге өйрәтмәләр артык булмас, чөнки әлеге ситуация һәрбер кеше гомерендә була ала.

Статистика мәгълуматлары буенча республика сулыкларында 37 кеше батып үлде, шуларның дүртесе бала. Коткаручылар әйтүенчә гадәттә исерек хәлдә булган, җиһазландырылмаган урынарда коенган, балалар шуклыгы аркасында кешеләр батып үлә. Иң аянычы шул, җәрәхәтләнүчегә иң авыр минутта беркемдә ярдәм итә алмый, чөнки санкцияләнмәгән пляжларда коткару постлары юк.

- Бүген без плажда ял итүчеләргә батучыны судан коткару , аңа ашчыгыч ярдәм күрсәтү күнегүләрен аңлатык, күрсәттек. Элекке вакытта пляжларда теге яисә бу кешегә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү вазыйфасы ял итүчеләргә йөкләнә иде, ә аннан соң коткару станциясеннән профессиональ коткаручылар эшләделәр, - билгеләп үтте Казанның гражданнар саклау идарәсенең эзләү – коткару отрядының җитәкчесе Юрий Ковалев.- Хәзерге вакытта һәрбер рәсми пляжда  ОСВОДта өйрәтелгән коткару-җәмәгатьчеләре бар. Безнең коткаручылар исә, гадәттә  санкцияләнмәгән пляжларда дежур тоталар Комсомолка күле, Җиңү паркы, Лебяжье. Нәкъ менә мондый дежурство ярдәмендә суда кеше үлемен киметергә безгә ярдәм итә.                  

Әлеге өйрәтмәләр барлык пляжларда, балалар һәм студентлар ял итү лагерьләрендә су йөзү сезонның ахырына кадәр уздырылачак.

 

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International