Гадәттән тыш шартлы хәлне ликвидацияләүдә 60 кеше катнашты

2010 елның 3 июле, шимбә
 

Буа шәһәрендә янгын сүндерүчеләр  өйрәтмәләре узды. Өйрәтмәнең сценарий буенча   гомуми белем бирү мәктәбенә ИЛ – 76 самолеты төшә, нәтиҗәдә мәктәп бинасы ишелә. Гадәттән тыш шартлы хәлдә 30 кеше һәлак була 15 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала.

Самолетның мәктәп бинасына төшү турындагы хәбәр Буаның 111 нче янгын сүндерү сагына 10 сәг. 00 мин. килә. Авиалайнер төшкән вакытта мәктәп эчендә 620 кеше була. Мәктәп бинасы кирпичтән, ике катлы,  1969 елда төзелгән. Барлыгы ике корпустан тора.  10 сәг. 00 мин. гадәттән тыш хәлгә 111нче янгын сүндерү сагының оператив төркеме чыкты.  Ишелгән беренче корпуста 50 кеше булган шуларның 40 бала һәм 10 укытучы. Коткаручылар 50 кешене эвакуацияләделәр. 10 сәг. 05 мин. ишелгән бинаны тикшерә башладылар. Әлеге эштә 59 кеше һәм 20 техника катшашты. 10 сәг. 30 мин. Буа шәһәренең администрациясендә КЧС һәм ПБ утырышын уздырдылар. Анда авария – коткару эшләрен өештыруын, җәрәхәтләнүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча бурычлар куелды.  14 сәг. 00 мин. ликвидация  эшләр тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International