Бүген Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының беренче факультетның икенче курс студентлары Гражданнар саклау идарәнең эзләү – коткару отрядында беренче көн практика уздылар. КДТУ студентларын шефлыкка “ТР Казан шәһәренең суда коткару җәмгыяте” (ОСВОД), Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәге һәм Гражданнар саклау идарәнең коткаручылары алды.
Әлегә ГО булачак белгечләре докуметлар, күрсәтмәләр белән таныша. Ә, менә коткаручылар хезмәте, батучыны судан коткару чаралары турында студентларга Гражданнар саклау идарәнең эзләү – коткару отрядының коткаручысы Андрей Киселев сөйләде. Лекция вакытында Андрей Киселев коткаручы яхшы психолог булырга тиеш дигән басым ясады, чөнки теге яисә бу гадәттән тыш хәл булган очракта кешеләрдә курку һәм паника көчәя.
Теориядән соң студентлар практикага күчтеләр. Эзләү – коткару территориясендә аларга коткаручыларның төрле коткару җиһазларын күрсәттеләр.
- Бүген безнең практика башланды, һәм без үзебезнең булачак һөнәре белән танышу өчен эзләү – коткару отрядына килдек, -дип әйтте Даша Арисова Туполев исемендәге КДТУ 2 курс студенты. – Теориядән соң, без күп кеше ял иткән урыннарда агитация чараларын уздырачакбыз, чөнки кешеләрнең күбесе суда, пляжда үзләрен тота белмиләр, нәтиҗәдә фаҗига була. Безнең төп бурычыбыз ял итүчеләргә барлык кирәкле мәгълуматны җиткерергә.
Практика өештыручыларның планы буенча, ике көннән соң, теория белән танышканнан соң студентлар практикага тотыначаклар.
- Аномаль кызу һава торышын исәпкә алып без Гражданнар саклау идарәсе, кече күләмле суднолар дәүләт инспекциянең казан бүлеге һәм Туполев исемендәге КДТУ студентлары белән бергә пропаганда һәм суда бәхетсез вакыйгалар булмас өчен барлык көчләрне шуңа юнәлтек – дип сөйләде җәмгыят оешманың совет рәисе “ТР Казан шәһәренең суда коткару җәмгыяте” Александр Коробицын.- Студентлар практиканы ОСВОД та узачаклар. Алар күп кеше ял иткән урыннарда суда куркынычсызлык буенча акция уздырачаклар, шулай ук кече күләмле суднолар дәүләт инспекциянең инспекторлары белән бергә пляжларда дежур тоту һәм патруль итәчәкләр.