Казанның 114нче мәктәпнең җәйге лагеренә йөргән балалар, янгынны су белән генә түгел, ә хәтта күбек белән дә сүндереп булуы турында белделәр. Мондый янгын сүндерү чараларын балаларга Өстәмә һөнәри белем бирүнең дәүләт өешмасы “Татарстан Республикасы буенча федераль янгын саклау хезмәтенең Укыту үзәге ”нең янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчеләре күрсәтте. Шулай ук, янгын сүндерүчеләр балаларның каникуллары фаҗигасез узсын өчен, аларга янгын куркынычсыз кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Янгын сүндерү техникасы белән балалар мәктәп территориясендә таныштылар, күзәтеп тордылар. Янгын сүндерүчеләр укучыларга янгын сүндерү стволыннан суның нинди көч белән агуын күрсәттеләр һәм янгын сүндерү стволын кулда тотып тору өчен физик яктан көчле булырга кирәкле турында аңлаттылар. Малайлар янгын сүндерү җиңеннән су белән атып караганада янгын сүндерүчеләр суның давлениясен киметтеләр. Ә, менә күбек стволыннан янгын сүндерүчеләр үзләре атып күрсәттеләр, чөнки ул гади стволдан караганда авыррак. Берничә минут эчендә күбек мәйданы камап алды һәм иң чая балалар яланаяк белән күбек буенча йөгереп чыктылар. Укучыларны янгын сүндерү җиңе генә түгел, аларны янгын сүндерүчеләрнең хәрби киеме, сулыш органнарын саклый торган чаралары да кызыксындырды. Аларны балалар рәхәтләнеп киеп карадылар. Хушлашу алдыннан янгын сүндерүчеләр барлык балаларны янгын сүндерү машинасында йөртеп килделәр.