Җәрәхәтләнүчегә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү осталыгы, коткару җиһазлары белән эшләү, суда үзеңне тоту кагыйдәләре һәм янгын сүндерүче һөнәре белән таныштыру – менә мондый кызыклы “Куркынычсыз җәй” девиз астында йөргән дәрес малайлар һәм кызларның исендә калды. Бу дәрес Югары Ослан районында урнашкан “Костер”сәламәтләндерү лагерына йөргән балалар өчен уздрылды.
Балаларны янгын сүндерү профилактикасы һәм суда үз-үзеңне тоту куркынычсыз кагыйдәләре белән таныштыру Казанның башкарма комитеты гражданнар саклау идарәнең эзләү–коткару отрядының коткаручылары һәм ОСВОД алынды. Коткаручылар “Икар” студентлар лагерында булдылар, хәзер исә алар балалар лагерьларында балалар белән очрашырга теләделәр.
- Әлеге чараларны без спорт ярышлары фомасында уздырабыз, - дип хәбәр итте Казанның башкарма комитеты гражданнар саклау идарәнең эзләү – коткару отрядының җитәкче урынбасары Ринат Гыйзәтуллин.–Балаларның янгын сүндерүчеләрнең хәрби киеме белән танышырга мөмкинлек бар, шулай ук батучыга коткару бөятен, Александр ахрын дөрес итеп ыргытуны өйрәнәләр. Моннан тыш, без балаларга коткаручылар гидравликасы белән эшләргә мөмкинлек бирәбез.
Малайлар һәм кызлар җәрәхәтләнүчегә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтүне, кояшның җылы нурларыннан сакланып калуларын күрделәр һәм өйрәнделәр. Табиблар килгәнчегә кадәр судан алып чыккан җәрәхәтләнүчегә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү дәресен балаларга эзләү – коткару отрядының фельдшеры Эльвира Федяева укытты.
Кереш лекциядән соң малайлар һәм кызлар ике командага бүленделәр һәи кызыклы ярышларның катнашучылары булдылар. Бер – бер артлы алар эстафетаның иң авыр тоткарлыкларны җиңеп чыктылар, ләкин коткаручы булыр өчен көчле, җитез һәм яхшы эзерләнгән булырга кирәк. Ярышның этапларына – янгын сүндерүченең хәрби киемен вакытка кию, җәрәхәтләнүчене носилкада транспортировкалау, коткару бөятен ыргыту, шартлы янгынны сүндерү керде. Моннан тыш, коткаручылар балаларга “сигез”ле бауын бәйләргә өйрәттеләр.
- Әлбәттә, барысы да бик кызык булды, коткару осталыгын да белергә тиешбез – үзенең тәэсирләре белән ярышның катнашучы Сергеев Иван уртаклашты. – Этапларның күбесе гыйбрәтле иде, бигърәктә җәрәхәтләнүчегә шинаны салу һәм йөрәк массажын ясау. Янгын сүнңерүченең киемен дә киеп караганым булмады. Әлеге эшнең ни кадәр җаваплы һәм авыр булуын мин элек тә белә идем.
Коткаручылар гидравлик җиһазын күрсәткән вакытта балалар күзәтеп кенә тормадылар аларга әлеге җиһаз белән эшләп карарга да мөмкинлек бирделәр. Коткаручылар башта “СПРУТ” гидравлик җиһазның эшләвен күрсәттеләр. Әлеге җиһазны коткаручылар авыр конструкцияне күтәрү өчен домкрат рәвешендә кулланалар. Шулай ук бу корал тимер конструкцияне дә кисә ала. Коткаручылар гидравлик җиһазның мөмкинлекләрен күрсәткәннән соң малайларны һәм кызларны бу корал белән эшләп карага чакырдылар. Балалар тәкъдимне кабул итеп, рәхәтләнеп үз көчләрен әлеге корал белән эшләгәндә татып карадылар.
- Мондый гыйбрәтле чараны уздырган өчен бик зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Хәзерге шартларда, теләсә нәрсә булырга мөмкин, ә балалар үзләренә һәм тирә якка ярдәм итәргә өйрәнергә тиеш, - хәбәр итте “Костер” балалар сәламәтләндерү лагерьның җитәкчесе Илүзә Сафина. – Шырпы уенчык түгел, электр җиһазлар белән уйнарга ярамый, су коенырга олылар күзәтү астында гына ярый – боларын барысын да балалар бик яхшы үзләштерделәр.
Әлеге чаралар “Куркынычсыз җәй” акция кыссаларында җәй дәвамында барачак.