Тутырылган йөзә торган чаралар белән кеше су коенган вакытта, батмас өчен куллана. Бигрәктә аларны су йөзә алмаган кешеләр ала. Тутырылган йөзә торган чаралар суда төрле массадагы кешене күтәрә ала, иң мөһиме аларны дөрес итеп сайларга кирәк. Ләкин тутырылган чараны ябык сулыкларда, карьерларда, бассейннарда, күлләрдә генә кулланырга ярый. Ә менә елгаларда һәм суднолар йөри торган елгаларда аларны кулланырга рөхсәт ителми.
Кичә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәге Лаиш бүлегенең инспекторларына кешеләрне һәм тутырылган матрасларны коткарырга туры килде. Ике фаҗига Куйбышев сулыгында булды. Гадәттәгечә ГИМС инспекторлары күп кеше ял иткән урыннарны патрульләделәр. Көн кояшлы һәм бик кызу иде. Шуңа күрә ял итүчеләрнең саны сәгать саен арта иде. Кинәт кенә көчле җил исә башлады, елга буенча дулкын куба башлады. ГИМС инспекторлары катерларын тиз арада яр буена юнәлтелләр, чөнки нәкъ шунда кеше күләме бик күп иде. Коткаручылар ял итүчеләрне күзәтеп торган вакытта ярдан 100 метр ераклыктан егет белән кыз яткан матрас йөзеп барды. Көчле җил күтәрелгәч тутырылган матрас ял итүчеләр белән су өстенән күтәрелеп әйләнеп алды. Кыз шул ук вакытта суга төшеп китә, ә егет кеше матраска тотынырга торышты, ләкин матрас барыбер берничә мәртәбә әйләнеп ала. Бәхеткә каршы ГИМС инспекторлары якын булдылар, чөнки әлеге йөзүнең нәтиҗәсе фаҗигале булыр иде. Куркып беткән, ләкин җәрәхәтләнмәгән парны коткаручылар ярга алып чыктылар.
Шундый ук хәл тагын берничә кеше белән килеп чыкты. Коткаручылар хезмәтенә борчылган егет шалтыратты. Ул дусларын тутырылган матраста ярдан ерак йөзеп китү турында хәбәр итте, аларны хәтта күреп булмый турында әйтте. Өч кыз тутырылган матраста кызынып яттылар. Һава үзәрә башлагач, көчле җил исә башлагач, матрас ярдан ерагая башлады. Боларын барысында бер кызның ире күзәтеп торды. Кызлар үзләре ярга чыга алмаганын аңлап ир кеше алар янына йөзеп китә. Хатын һәм аның ике иптәш кызлары янына ир кеше 40 минуттан соң гына йөзеп килә. Ир кеше кызлар янына йөзгән вакытта, дуслар коткару хезмәтен чакыра башладылар. Бер сәгать дәвамында ГИМС инспекторлары бәла-казага эләккән дүрт кешене эзләделәр. Әлеге кешеләргә куркыныч яный иде, чөнки Куйбышев сулыгында теплоходлар, баржалар, корабльләр йөри иделәр. Бәхеткә каршы Кече күләмле суднолар дәүләт инспекторлары әлеге кешеләрне табыр ярга алып чыктылар. Алар ярдан 5 км ераклыкта булдылар.