Татарстанның җыелма командасы региональ ара ярышында өченче урын яулады. Әлеге ярышлар Мордовия Республикасында узды. Татарстан җыелма командасына “Куркынычсыз мәктәп” республика ярышларында катнашкан җиңүчеләр керде. Мордовиядә безнең республика намусын Балтач районының Кече Лызен муниципаль уку-укыту учреждениянең урта белем бирү һәм Арча районының беренче урта мәктәбенең укучылары яклады.
Ярышлар вакытында укучылар табигать, химик зарар күргән шартларында эзләү – коткару операциясен эшләделәр, “исән калу маршрутын ” уздылар, җәрәхәтләнүчегә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү һ.б эстафеталарын уздылар.
Ярышның нәтиҗәләре буенча беренче урынны Мари-Эл командасы яулады, икенче урынны Саратов өлкәсенең командасы алды, өченче урынны Татарстан командасына бирделәр.