1 июньнән алып 7 июльгә кадәр Татарстан Республиканың сулыкларында 10 бала батып үлде

2010 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

 

7 июль  көнне  ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткаручылары (ЗПСО№3, п.г.т. Алексеевск) Спас районының Болгар шәһәрендә Идел елгадан җиһазландырылмаган җирдә су коенган вакытта батып үлгән 14 яшьлек кызның үле гәүдәсен алып хокук саклау органнарына тапшырдылар. Коткаручыларны  күрүчеләр чакырттылар. Хәбәр 15сәг. 00 мин. килә. Кызның үле гәүдәсен 21сәг 00 мин.  Алексеевск районының 3 нче зональ эзләү – коткару отрядының водолазлары таба. Ул ярдан 15 метр ераклыктан 2,5 метр тирәнлектә булган. Күрүчеләр сүзләренә караганда кыз үзенең энесе белән елгада коенган. Алар үзләре генә булдылар. Кыз баткан вакытта энесе ярда булган.        

1 июньнән алып 7 июльгә кадәр Татарстан Республиканың сулыкларында 10 бала  батып үлде. Бер баланы коткарып алып булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International