ТР Яшел Үзән янгын сүндерү гарнизонның “01” коткару хезмәтенә гадәти булмаган шалтырату килде. Әлеге шалтыратуда ярдәм сорадылар. Ләкин, ярдәм янгын сүндерү өчен дә, ишекне ачу өчен дә, юл транспорт һәлакәтен ликвидацияләү өчен дә кирәкмәде.
Бу юлы бәладән кыр үрдәген, дөресен әйткәндә аның бәбкәләрен коткарырга туры килде. Үрдәк балалары канализация коесына төшеп киттеләр, һәм берничек тә чыга алмадылар. Борчылган үрдән үзенең бәбкәләренә берниче тә ярдәм итә алмагач, кое янында әйләнеп йөрде. Ә, шул вакытта кое тирәсендә урамдагы песиләр йөрделәр. Янында урнашкан Яшел Үзән автомәктәп хезмәткәрләре әлеге вакыганың шахитлары булып “01” коткару хезмәтенә шалтыраттылар.
Йөрәк, тамыр, шикәр диабеты, ашказаны – эчәк, онкология һ.б катгый авыруларны, яңа кертелгән озонотерапия методы белән дәваларга, хәзер Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның реабилитацион Үзәк табибларның да мөмкинлеге бар.
Әлеге метод дөньяви медецинада киң танылган, һәм ул үзен яхшы яктан гына танытты. Клиник реабилитациянең бүлек мөдире Гөлия Мясникова әйтүенчә, озон, организмга эләгеп, күзәнәкне кислород белән туендыра. Ә бит күп авыруларның нигезендә күзәнәкләрдә кислород җитмәү ята.
Менә инде 31 ел дәвамында Казанның янгын газнизоны газ һәм төтеннән саклау хезмәте үзләренең профессионалеген күрсәтәләр. Бу ярышлар традицион рәвештә һәлак булган янгын сүндерүчеләргә багышлана, чөнки нәкъ газлы төтеннән саклаучылар, башкача әйтсәк “янгын спецназ”лары кеше гомерен коткару өчен ялкынның иң кызу чорларда эшлиләр.
Быел ярышлар ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның ОГПС-5 31нче янгын бүлекчәнең укыту полигонында узды. Әлеге бүлекчә “Казаноргсинтез” заводын саклый. Казан янгын саклау ГДЗС бүлекчә буыннары өчен, ә барлыгы 18 команда, ярыш этапларын узганда тир түгәргә туры килде. Баш судьяның урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Олег Мамаков әйтүенчә, мондый ярышларда ГДЗС бүлекчәсенең иң яхшылары ачыклана, чөнки алар Казан гарнизонының намусын республика дәрәҗәсендә яклыйячаклар.
12-14 июнь бәйрәм көннәрендә күп татарстан гайләләре өчен фаҗига белән тәмамланды. Россия көнне һәм Сабантуй бәйрәмнәрендә 18 кеше сулыкларда һәлак булдылар.
Узган атнаның ахырында кызулык аркасында, күп кенә кешеләрне магнит сыман сулыкка тарты. Ләкин, гади куркынычсызлык кагыйдәләренә ваемсыз булу аркасында, су дус урынына дошманга әверелде. Бары ике очракта гына кешеләрнең үлүе суицид һәм криминал рәвешендә булды, калганнары су объектларында кагыйдәләрне бозу аркасында үлде.
Безнең җыелма командабыз гомуми зачетта Идел буе регионның җиде команда арасынан иптәшлек турнир нәтиҗәсендә икенче урынны алдылар. Очрашу Нижегородск өлкәнең Дзержинск шәһәрендә узды.
Татарстан җыелма командасы дүрт бүләк алдылар – штурм баскычка менү буенча икенче урынны Николаев Сергей алды. Шундый ук нәтиҗәләр белән тоткарлыклы йөз метрны Дмитрий Алексеев яулады. Хөрмәт пьедесталына республиканың беренче һәм икенче командалары менделәр, янгын эстафетасында көмеш һәм бронза медалләрен алдылар.
Зәй районның Пальчиково бистәсе янында Чаллының №6 ЗПСО коткаручылары Зәй елгасыннан 1994 елгы Яруллин Айратның үле гәүдәсен алдылар һәм РОВД хезмәткәрләренә тапшырдылар.
Бүген Авиатөзелеш районның Щербакова поселыгында гидрантларның төзеклегенә Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның федераль янгынга каршы хезмәткәрләре кабаттан тикшерү уздырдылар, әлеге поселыкның янгынга каршы су белән тәэмин итү проблемасы, үзеннән –үзе хәл ителде.
МЧС хезмәткәрләре суүткәргеч коеның капкачын ачкач, янгын колонкасын урнаштыра торган стоякның урнашуын күреп гаҗәпләнделәр. Автоцистерна су алыр өчен, янгын колонкасына янгын җиңе тоташтырыла. Димәк, хәзер янгын сүндерү машинасына күрше поселыкка барырга туры килмәс, чөнки төзекләндергән гидрантлар янгын сүндерүчеләр өчен Щербаков поселыгында да бар. Ләкин ни өчен аны төзәтер өчен 30 май фаҗигасен көтәргә туры килде.
“Җәй” Үзәге хәбәр итүенчә башкалыбызда җәйге ял вакытында 115 лагерь балаларны кабул итәчәк. Хәзерге вакытта янгын дәүләт надзор хезмәткәрләре башкалыбызның 88 лагерен тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәсендә янгын куркынычсызлыгы буенча 855 җитешсезлекләр табылды.
Нәкъ менә бүген дә, Яшел Үзән районының “Пионер” лагерендә янгын дәүләт надзор инспекторлары планлаштырылмаган тикшерү уздырдылар. Ә, планлаштырылган тикшерү исә әлеге лагерьнең “Курорт” операция нигезендә 16 майда узды. Тикшерүләр күрсәтүенчә лагерьдә әле һаман йокы бүлмәләрендә автоматик янгын сигнализациясе куелмаган. Сигнализация булган вакытта, янгын чыккан урыннынан лагерьнең саклау пультына сигнал килә.
Кама арты гражданнар оборонасы штат булмаган авария – коткаруны формалаштыру, мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләүне хәл итү өчен яңа технология эшләрен практикада кулланып карарга эзер.
Балалар ял итү лагерендә янгын чыккан очракта, беренче чиратта нишләргә, янгын вакытында балаларның травматизмын һәм үлемен булдырмас өчен – Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре “Горьковец” балалар савыктыргыч лагерь базасында оештырылган янгын – кунегү өйрәтмәләрендә өйрәнделәр. Традицион рәвештә мондый өйрәтмәләрне балаларның лагерьга килү алдыннан уздыралар.