Йөрәк, тамыр, шикәр диабеты, ашказаны – эчәк, онкология һ.б катгый авыруларны, яңа кертелгән озонотерапия методы белән дәваларга, хәзер Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның реабилитацион Үзәк табибларның да мөмкинлеге бар.
Әлеге метод дөньяви медецинада киң танылган, һәм ул үзен яхшы яктан гына танытты. Клиник реабилитациянең бүлек мөдире Гөлия Мясникова әйтүенчә, озон, организмга эләгеп, күзәнәкне кислород белән туендыра. Ә бит күп авыруларның нигезендә күзәнәкләрдә кислород җитмәү ята.
Озон яхшы оксидлаштыручы, зарарлы бактерияләрне һәм вирусларны җимерүче. Хәзерге вакытта әлеге аппарат ишемия һәм гипертония йөрәк авыруларны, һәм баш мие ишемия авыруларны дәвалау өчен кулланыла. Озонтерапия инсульт ишемиясе һәм түбән очлык тамыр атеросклероз авыруларын дәвалануда үзенең эффектын бирә. Шулай ук озон оксидлаштыру-торгызу реакцисен яхшырту өчен бик уңайлы. Бу дәвалану методы канның холестерин тигезлеген түбәнәйтә. Моннан тыш озонотерапия канның глюкозасын киметә, бу исә шикәр авыручылар өчен коткару чарасы, һәм иң мөһиме озонтерапия онкология авыруларны комплекслы дәвалауда киң куллана, бигрәкттә операция һәм химиятерапияне узган кешеләргә булыша.
Хәзерге вакытта Үзәкнең белгечләре онгкология белән авыручыларга реабилитация программасын эшлиләр һәм аның уңай нәтиҗәләр инде, күренә дә башлады. Озонотерапиянең һичшиксез уңышы шунда, ул башка дәвалану ысуллары ярамаган очракта да, кулланыла ала. Әлеге метод белән дәвалану өчен җиһазлар, Түбән Новгородтан сатып алынды. Нәкъ менә шунда, әлеге медецина юнәлеше буенча белгечләр эшли. Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның реабилитацион Үзәк хезмәткәрләре бу метод буенча укуны, Привожск федераль округының башкаласында уздылар.