Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җыелма командасы чираттагы этапны уңышлы уздылар

2009 елның 15 июне, дүшәмбе
 

     Безнең җыелма командабыз  гомуми зачетта Идел буе регионның җиде команда арасынан  иптәшлек турнир нәтиҗәсендә  икенче урынны алдылар. Очрашу  Нижегородск өлкәнең Дзержинск шәһәрендә узды.

     Татарстан җыелма командасы дүрт бүләк алдылар – штурм баскычка менү буенча икенче урынны Николаев Сергей алды. Шундый ук нәтиҗәләр белән  тоткарлыклы йөз метрны Дмитрий Алексеев яулады.  Хөрмәт пьедесталына  республиканың беренче һәм икенче командалары менделәр, янгын эстафетасында көмеш һәм бронза медалләрен алдылар.

      Турнирның нәтиҗәсендә Татарстанныд гәдәттән тыш хәлләр министрлыгынның җыелма командасы бераз гына Нижегородск өлкәсенең командасына бирелделәр. Тагын бер команда үзенең активлыгы белән өченче урынны алдылар – Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның  янгынга каршы федераль хезмәтнең 38 махсус идарәнең иптәшлек турнир хуҗалары.

     Хәзерге вакытта безнең командабыз Казанда  Россиянең гадәттән тыш хәлләр  министрлыгының зональ чемпионатына әзерләнәләр. Чемпионатның нәтиҗәсендә Приволжск региональ үзәкнең җыелма командасын җыячаклар, россиянең янгын – кулланма спорт буенча иң көчле титулга көрәшәчәкләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International