Казан гарнизонның “янгын спецназ”лары үзеләренең хәрби әзерлеген күрсәттеләр

2009 елның 16 июне, сишәмбе
 

 

   Менә инде 31 ел дәвамында Казанның янгын газнизоны газ һәм төтеннән саклау хезмәте үзләренең профессионалеген күрсәтәләр. Бу ярышлар традицион рәвештә һәлак булган янгын сүндерүчеләргә багышлана, чөнки нәкъ газлы төтеннән саклаучылар, башкача әйтсәк “янгын спецназ”лары кеше гомерен коткару өчен ялкынның иң кызу чорларда эшлиләр.

     Быел ярышлар ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның ОГПС-5 31нче янгын бүлекчәнең укыту полигонында узды. Әлеге бүлекчә “Казаноргсинтез” заводын саклый. Казан янгын саклау ГДЗС бүлекчә буыннары өчен, ә барлыгы 18 команда, ярыш этапларын узганда тир түгәргә туры килде. Баш судьяның урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Олег  Мамаков әйтүенчә, мондый ярышларда ГДЗС бүлекчәсенең иң яхшылары ачыклана, чөнки алар Казан гарнизонының намусын республика дәрәҗәсендә яклыйячаклар.

   - Ярышта шәхси составның чыдамлыгы тикшерелә. Һәрбер этапта кырыс судьялар команданың штрафларын саначаклар, баллар нәтиҗәләреннән соң призлы урыннар билгеләнәчәк-дип, әйтте Олег Мамаков.

     Елдан ел янгынны сүндергән вакытта кыенлыклар килеп чыга – бөек йортлар төзелә, яңа янгын куркынычлы технологияләре барлыкка килә, ә аларны үзләштерү өчен вакыт кирәк . Шуның өчен ярышта янгын сүндерүчеләрнең теоретик белемнәрен тикшерүе зур роль уйнады. Махсус бирелгән вакыт эчендә ярышның катнашучылары янгын сүндерү тактикасы , янгын техник коралы, беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча берничә сорауга җавап бирергә тиеш иделәр.

     Беренче этапта – җылылык камерасын узу. Куе төтенле подвалга һава аппаратыннын башка керү мөмкин түгел. Аппаратның авырлыгы 16 кг. Әлеге подвалга караул җитәкчесе белән бергә дүрт кеше керә. Ярышның нормативы буенча коткаручылар төтенле подвалда өч минут кына булырга тиеш. Шуның өчен кыска вакыт эчендә янгын сүндерүчеләр җиңнәрне тоташтырып, караңгыда куе төтендә җәрәхәтләнгән кешене, башкача әйткәндә имитацияләгән авырлыкны табып, ялкынны ликвидацияләргә тиеш иделәр.

  - Иң кыены – психик киртәне җиңеп чыгу, чөнки караңгы һәм төтенле подвалга кергән вакытта ялкынны сүндереп, җәрәхәтләнгән кешене коткарырга кирәк – барлык этапларны узганнан соң үзенең хисләре белән ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның ОГПС-5 28 нче янгын бүлекчәнең янгын сүндерүче Роман Матющенко уртаклашты. – Безгә төтенле камераны башкаларга караганда узырга җиңелрәк булды, чөнки без монда еш кына күнегүләр ясыйбыз. Барлык этапларны без 5 минут 39 секунд эчендә уздык. Иң кыены безнең өчен укыту башняга кадәр йөз метрны чабырга туры килде. Чөнки тулы киенгән килеш кызуда чабу ул бик авыр. Ләкин сынауны барлык командалар да уза алмады. Кайберләрне беренче этаптан соң төшерделәр. Ярышның икенче этабында укыту башнясының өченче катына менеп җәрәхәтләнгән - манекенны коткарып, шартлы янгынны сүндерергә кирәк булды.

     Нәтиҗәдә беренче дәрәҗәдәге диплом һәм күчмә кубок белән ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның ОГПС-5 28 нче  янгын бүлекчәсен бүләкләделәр. Икенче урынны шулай ук ОГПС-5 43нче янгын бүлекчәсенә бирделәр . Өченче урынны ОФПС-7 икенче янгын бүлекчәсе алды. Хәзер җиңүчеләр августа республика дәрәҗәсендә ГДЗС бүлекчәнең иң яхшы званиягә көрәшәчәкләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International