Балалар ял итү лагерендә янгын сүндерүчеләрнең өйрәтмәләре узды

2009 елның 29 мае, җомга
 

     Балалар ял итү лагерендә янгын чыккан  очракта, беренче чиратта нишләргә, янгын вакытында   балаларның травматизмын һәм үлемен булдырмас өчен – Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре “Горьковец” балалар савыктыргыч лагерь базасында оештырылган янгын – кунегү  өйрәтмәләрендә өйрәнделәр. Традицион рәвештә мондый өйрәтмәләрне балаларның лагерьга килү алдыннан уздыралар.  

     Өйрәтмәнең сценарий буенча кыска ялганыш аркасында икенче катта урнашкан бер бүлмәдә җиһаз һәм пәрдә яна башлый. Коридорда көчле төтен барлыкка килә.

      Лагерьга беренче килгән бүлекчәнең бурычы –ул бинада калган балаларны коткару. Автобаскыч, “трехколенка” коткару пневматиклы сикерү җиһазы (“куб жизни”) – кешеләрне янган бинадан коткару өчен барлык алымнары да күрсәтелә. Газодымосаклаучы звеносы корпусның эченә үтеп шартлы “җәрәхәтләнгән кешене” урамга эвакуацияли. Килгән янгын сүндерүчеләр янгынның локализациясен һәм күрше биналарны саклау эшләрен үткәрә. Идел елгасыннан берничә метр тирәсендә урнашкан янгын – насос станциясе урнаштырыла.

     Җитәкчеләр билгеләве буенча өйрәтмәләр уңышлы узды. Нәтиҗәдә - булган хаталарны һәм кечкенә генә кисәтүләрне тикшерү. Ә иң мөһиме – бу күнегүләр һәм янгын сүндерүчеләрнең профессиональлеге балалар ял итү лагерендә беркайчан да кирәк булмас дип ошанасы килә .  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International