Бүген Авиатөзелеш районның Щербакова поселыгында гидрантларның төзеклегенә Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның федераль янгынга каршы хезмәткәрләре кабаттан тикшерү уздырдылар, әлеге поселыкның янгынга каршы су белән тәэмин итү проблемасы, үзеннән –үзе хәл ителде.
МЧС хезмәткәрләре суүткәргеч коеның капкачын ачкач, янгын колонкасын урнаштыра торган стоякның урнашуын күреп гаҗәпләнделәр. Автоцистерна машинасы су алыр өчен, янгын колонкасына янгын җиңе тоташтырыла. Димәк, хәзер янгын сүндерү машинасына күрше поселыкка барырга туры килмәс, чөнки төзекләндергән гидрантлар янгын сүндерүчеләр өчен Щербаков поселыгында да бар. Ләкин ни өчен аны төзәтер өчен 30 май фаҗигасен көтәргә туры килде.
Янган өйнең хуҗасы Артем Ефремов сүзләренә караганда, поселыкның торучылары янгын су белән тәэмин итү өчен, инде күптәннән җирле үзидарәгә мөрәҗәгать иттеләр, чөнки биш ел элек әлеге поселыкта торак йорт янган вакытта янгын сүндерүчеләр гидрантларның эшләмәү проблемасы белән очраштылар.
Хәзер Дачный урамындагы янгын турында, күмерелгән кәүсәләр генә искә төшерә. Артем Ефремов искә алуынча, ул көнне иртәнге алтылар тирәсендә алар кызган шифрның чатнавыннан һәм төтен исеннән уяндылар. Әнисе һәм ул янган өйдән көчкә чыктылар. Янгынга каршы дәүләт надзор дознавательның сүзләре буенча, янгын сарайда, кыска ялганыш аркасында чыкты.
- 30 май көнне Щербакова поселыгында чыккан янгынны сүндергән вакытта безнең өчен кыенлыклар булмады, оператив сүндерү өчен генә бистәдә янгын гидрантның эшләмәве комачаулады. Монда янгын сүндерү машинасы су алыр өчен, суэтем башнясы бар, аның янында янгын гидранты урнашкан, ләкин ул эшләмәгән хәлдә булган - дип, комментарияне Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең көчле идарә үзәгенең янгын сүндерү хезмәт җитәкченең урынбасары Руслан Салимуллин бирде. – Гомумән әйткәндә, әлеге проблема Щербакова поселыгында гына түгел, ул башка торак пуктларда да бар.
“Поселок 2006-2009” максатлы программа кабул ителгәнчә, поселыкларда эчәргә яраклы суүткәргечләрне уздырдылар һәм аларга янгын гидрантларын урнаштырдылар. Ләкин әлеге янгын суүткәргеч МУП “Водоканал” балансына тапшырылмаган. Водоконал исә техник сәбәпләре аркасында аларны учетка алмады. Димәк, хезмәт күрсәтмәүдән янгын гидрантлары яраксызлыкка кала. Хәзерге көндә “Водоканал” балансына Салмачи, Алтан, Восточный, Матур поселыклары керми.
Бүгенге көндә Казан бистәсендә интенсив торак йортлар салына һәм шулай ук, аларның да янгынга каршы су белән тәэмин итү проблемасы исәпкә алынмый. Мәсәлән, Биектау районның “Озерный” поселыгы. Быел әлеге поселыкта дүртенче май көнне янгын чыкты.
Район администрациясенә, кергән поселыкларында янгынга каршы су белән тәэмин итү проблемасы бар икән, фаҗигане көтмичә барлык чараларны куланнып әлеге проблеманы хәл итәрләр дип ышанасы килә.