Тагын бер бала суда батып үлде

2009 елның 10 июне, чәршәмбе
 

Зәй районның Пальчиково бистәсе янында Чаллының №6 ЗПСО  коткаручылары Зәй елгасыннан 1994 елгы Яруллин Айратның үле гәүдәсен алдылар һәм РОВД хезмәткәрләренә тапшырдылар.

Дусларының сөйләве буенча, кич белән алар  су коенырга бардылар. Балалар коенган  Зәй елгасы киң түгел, ләкин  аның уртасында 3-4 метр тирәнлектә чокыр бар һәм  шулай ук көчле агым. Нәкъ  елганның уртасында  Айрат су астына китте дә инде, күрәсең белмәгән ул “капакан” турында. Дуслары Айратка берничек тә ярдәм итә алмадылар.  Батып үлгән яшүсмернең мәетен Чаллыдан килгән водолозлар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International