12-14 июнь бәйрәм көннәрендә күп татарстан гайләләре өчен фаҗига белән тәмамланды. Россия көнне һәм Сабантуй бәйрәмнәрендә 18 кеше сулыкларда һәлак булдылар.
Узган атнаның ахырында кызулык аркасында, күп кенә кешеләрне магнит сыман сулыкка тарты. Ләкин, гади куркынычсызлык кагыйдәләренә ваемсыз булу аркасында, су дус урынына дошманга әверелде. Бары ике очракта гына кешеләрнең үлүе суицид һәм криминал рәвешендә булды, калганнары су объектларында кагыйдәләрне бозу аркасында үлде.
Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре җиһазландырылмаган урыннарда коену, яхшлап йөзә алмау, навигация кагыйдәләрен бозу, исереклек. Балаларга килгәндә ата-аналарның күзәтеп тормауларыннан килә. Судагы үлем еш кына артык талчыктырудан, артык суытып җибәрүдән, артык кыздырудан килеп чыга.
Асылда суда күбрәк ир-атлар үлә 17-20, 30-45 яшьләрендә. Төп сәбәпләре - исерек килеш җиһазландырылмаган урында коенып, үзләренең көчләрен исәптә тотмыйча еракка өйзеп китү, көймәләрдә каплану.
Кеше кечкенә сулыкларда, карьерларда батып үләләр, чөнки анда куркыныч янаган вакытта тиз арада батучыныны судан алып чыгу өчен аңа беренче ярдәм күрсәтү коткаручылары юк. Өч көнлек ял вакытында коткаручылар 23 тапкыр эзләү-коткару операциясенә чыктылар. Ике кеше коткарылды, өч кеше хәбәрсез югалды, 18 кеше тәнен судан алып чыктылар. Су йөзү сезоны башланудан 3 бала(1 -14 июненә кадәр) һәм 22 кеше суда һәлак булды.