Рәхим итегез яисә балаларга керү тыела: “Пионер” лагерьнең янгын куркынычсызлыгы әлегә сорау астында кала

2009 елның 3 июне, чәршәмбе
 

     “Җәй” Үзәге хәбәр итүенчә башкалыбызда җәйге ял вакытында 115 лагерь балаларны кабул итәчәк. Хәзерге вакытта янгын дәүләт надзор хезмәткәрләре башкалыбызның 88 лагерен тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәсендә янгын куркынычсызлыгы буенча 855 җитешсезлекләр табылды.

     Нәкъ менә бүген дә,  Яшел Үзән районының “Пионер” лагерендә янгын дәүләт надзор инспекторлары планлаштырылмаган тикшерү уздырдылар.  Ә, планлаштырылган тикшерү исә әлеге лагерьнең “Курорт” операция нигезендә  16 майда узды. Тикшерүләр күрсәтүенчә лагерьдә әле һаман йокы бүлмәләрендә автоматик янгын сигнализациясе куелмаган. Сигнализация булган вакытта, янгын чыккан урыннынан лагерьнең саклау пультына сигнал килә.

     Быел лагерьнең беренче һәм бердәм сменасы 15 июль көнне ачылачак. Лагерьнең җитәкчесе Анатолий Захахов әйтүенчә 2005 елда лагерьне КМПО завод балансыннан ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына бирделәр, һәм шул ук вакытта финанслау проблемасы килеп чыкты. Былтыр йокы бүлмәләрендә түбәне алыштырырга   акча булмаганлыктан лагерь гомумән эшләмәде. Хәзер лагерьны төзәтү өчен, ремонт эшләренә 1,5 млн. сум акча бирелде, ләкин  ремонт эшләре майның ахырында гына башланды. Эшнең күләме бик зур. Кызганычка каршы лагерьнең барлык корпуслары да төзекләнмиячәк, 12 корпустан бишесе генә, балалар нәкъ шул корпусларда  торачак та.

-     Лагерьны комплекслы кабул итүе 5 һәм 6 июлдә булачак. Әзерлек тикшерүләренә янгын дәүләт надзор имспекторлары, санэпидслудба, Ростенадзор комиссиясе карыйячак. Шуның өчен шушы вакыт эчендә без барлык җитешсезлекләрне бетерергә торышабыз. Ләкин автоматик янгын сигнализациясен куюы әлеге вакытта зур сорау астында кала, чөнки ул бик күп акча сарыф итә – дип, әйтте лагерь җитәкчесе. – Ләкин гадәттән тыш хәлләр булган очракта хәбәр итү системасы лагерьдә бар. Каты әйткечле җиһазлар агачларга беркетелгән һәм лагерьнең бөтен территориясендә дә урнашкан.

      Су белән тәэмин итү дә лагерьдә бик зур проблемага килеп баса. Бер караганда су белән бернинди дә җитешсезлекләр булырга тиеш түгел, чөнки табигый сулык бар, ләкин күлдә су кимеде. Икенче яктан янгын сүндерү машинасы керү пирсы ремонтланмаган. Лагерь территориясендәге урнашкан тышкы краннар да янгынга каршы таләпләренә туры килми.  Лагерь җитәкчесе раслаунча  янгын сүндерү җиңнәре һәм винтелләр складтта саклана, балалар килү алдыннан комплектлаштырыла. Шулай ук складта углекислы ут сүндергеч тә ята, аларны саны бик аз, янгынга каршы таләпләре буенча алар һәр бер йокы бүлмәләрендә икешәр булырга тиеш. Ком бочкалары бөтен территория буенча таралган, ләкин алар һәрбер янгын щиты астында торырга мәҗбүр.

     Тикшерү барышында инспекторлар “Пионер” лагерендә янгын куркынычсызлыгы буенча  җитешсеәлекләр табылды. Күзгә ташлана торган йокы бүлмәләре, аларда сигнализацияләр булмау, янгын сүндерү краннары, янгын сүндерү җиңе  комплектлаштырылмау. Гомумән әйтүенчә лагердә янгын сүндерү куркынычсызлыгы буенча эшләр әле башланмаган. Әгәр дә контроль тикшерүгә кадәр җитешсезлекләрне бетермәсәләр, җитәкчеләр административ җаваплылыка дучар була.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International