Кама арты гражданнар оборонасы штат булмаган авария – коткаруны формалаштыру, мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләүне хәл итү өчен яңа технология эшләрен практикада кулланып карарга эзер.
Террорист актларның нәтиҗәсен, авария һәм бәла – казаларны ликвидацияләү, шулай ук гадәттән тыш хәлләр булган очракта практик күнегүне камилләштерү – махсус масса күләм тактик өйрәтмәләрнең төп бурычлары иде. Әлеге өйрәтмәләр Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең җитәкчеләре һәм белгечләре карамагында Яр Чаллының №2 җыелма механизация командасы белән бергә ОАО “КамГЭСэнергострой” базасында узды.
Өйрәтмәләрдә төрле предприятия төзелеш бүлекчәләре ОАО “КамГЭСэнергострой”ның һәм ОАО “Татэнерго”ның йөзгә якын белгечләре һәм иллегә якын махсус техникалары катнашты.
Риваять буенча, №2 җыелма механизация командасына шартлы дошман деверсион – разведка группаның шартлау хәрәкәте нәтиҗәсендә 500 метр диаметрлы магистраль үткәргеч торбаны авария нәтиҗәсен ликвидацияләүгә туры килде.
Девирсия нәтиҗәсендә – ашыгыч медецина хастаханәсе һәм 1200 авыручылар сусыз калды.
Магистраль үткәргеч торбаны яңадан торгызу приказын алгач, №2 җыелма механизация командасының командиры, төзү министрның урынбасары, Татарстан Республикасының ЖКХ һәм архитектура – ТР гражданнар оборонасының инженер хезмәтнең башлыгы Андрей Ясько инженер разведканы оештырды. Разведка нигезендә, җитәкчеләр составы хәлне бәяләп, торгызу эшләрнең күләмен билгеләде, бурычны үтәү өчен техника һәм эшләүчеләр составын тикшерде. Аннан соң девирсия нәтиҗәләрен юк итү өчен приказ бирелде.
Үткәргеч торбаның шартлы шартлау урыны чолгап алынды. Махсус спецтехника белән чокыр казылды. Төзезүченең эшләве җитәкчеләрнең контролендә тотылды. Берничә минуттан соң җитәкчеләрнең бәйләнеш пунктына хәбәр килде – төзүчеләр бригадасы магистраль торбаның җимерелгән урынын кисемләүн уңышлы үткәрделәр. Ә инде берничә сәгаттән соң гәдәттән тыш хәлнең нәтиҗәсе тулысынча торгызылды. Хастаханәгә су белән тәэмин итүе яңадан башланды.
Өйрәтмәләрне үткәрү – ул яңа технологик эшләрен практикада тикшерү өчен уңайлы мөмкинлек. Әгәр МЧС хезмәткәрләренә әлеге чара – гадәттән тыш хәлләр шартында тиешле гражданнар оборона хезмәтен тикшерү булса, энергетиклар өчен барлык эшләр җитди рәвештә үткәрелде. Татарстан Республика гражданнар оборонасының №2 җыелма механизация командасы махсус масса күләм тактик өйрәтмәләр нәтиҗәсендә, һәм җитәкчеләрнең хәрәкәтенә карап “яхшы” билгесе куелды - дигән нәтиҗәләр чыгарды Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесенең урынбасары эшке – хезмәт полковнигы Андрей Орлов.