ОФПС -8 янгын сүндерүчеләргә гадәти булмаган коткару операциягә егерме минут вакыт кирәк булды

2009 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
 

ТР Яшел Үзән янгын сүндерү гарнизонның “01” коткару хезмәтенә гадәти булмаган шалтырату килде. Әлеге шалтыратуда ярдәм сорадылар. Ләкин, ярдәм янгын сүндерү өчен дә, ишекне ачу өчен дә, юл транспорт һәлакәтен ликвидацияләү өчен дә кирәкмәде.

      Бу юлы бәладән кыр үрдәген, дөресен әйткәндә аның бәбкәләрен коткарырга туры килде. Үрдәк балалары канализация коесына төшеп киттеләр, һәм берничек тә чыга алмадылар. Борчылган үрдән үзенең бәбкәләренә берниче тә ярдәм итә алмагач, кое янында әйләнеп йөрде. Ә, шул вакытта кое тирәсендә урамдагы песиләр йөрделәр. Янында урнашкан Яшел Үзән автомәктәп хезмәткәрләре әлеге вакыганың шахитлары булып “01” коткару хезмәтенә шалтыраттылар.

     Әлеге гадәти булмаган операциягә ОФПС – 8 янгын сүндерүчеләргә егерме минут вакыт җитте.

   Коткаручылар  бер – бер артлы капканга эләккән бәбкәләрне чыгарып, әни үрдәкә тапшырдылар. Коткару өчен рәхмәтле булган үрдәкләр “бакылдап” үзләренең юлын дәвам иттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International