Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре “Балалар куркынычсызлыгы” дигән бәйрәм уздырдылар

2009 елның 20 июне, шимбә
 

     Бүген “МЕГА” сәүдә үзәгенең балалар мәйданында, балалар һәм аларның ата – аналары җәйге ялны ваҗигасез һәм җәрәхәтсез үткәрү өчен бик күп кызыклы һәм гыйбрәтле мәгълуматны, кагыйдәләрне белделәр. “Балалар һәм куркынычсызлык” акцияне Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең хезмәткәрләре һәм МЕГА балалар клуб вәкилләре оештырдылар. Әлеге акция ата – аналарның һәм аларның балаларның игътибарын янгын куркынычсызлык кагыйдәләренән тыш су коену куркынычсызлык кагыйдәләренә юнәлтү өчен уздырыла. Бу акция мәктәп каникуллары вакытында бик актуаль, чөнки балалар күп вакытын урамда уздыралар:су коеналар, кызыналар.

      Бәйрәмнең тантанасын Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсерәсенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Андрей Родыгин ачып җибәрде.

  - Бүген монда МЕГА сәүдә үзәгенең балалар мәйданында кызыклы уеннар, конкурслар, векториналар булачак – дип, әйтте Андрей Родыгин. – Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар файдалы киңәшләр бирәчәкләр, чөнки нәкъ менә алар теге яисә бу ситуациядә үзеңне тоту һәм тиз арада кешегә ярдәм күрсәтү турында беләләр. Иң мөһиме, сез “01” бердәм коткару хезмәтнең номерын онытмагыз.

     Өчтән алып ун яшькә кадәр ике йөзгә якын балалар зур йомшак келәмгә уңайлы утырышып, күзләрен сәхнәгә текәделәр. Ә сәхнәдә  аларның игътибарын бер әкият герое – Кызыл калфак җәлеп алды. Ул балаларга урманда йөрергә тәкъдим ясады. Сценарий буенча урманда аларга янгынны чыгаручы куркыныч “Бармалей” очрады. Балалар һәм алып баручы сырлы кызыл тасма ярдәмендә, ялкынның җәелүен Ялкын биюендә күрсәттеләр. Балалар рәхәтләнеп алып баручы артыннан бию хәрәкәтен кабатладылар.

     Аннан соң, Кызыл калфак балаларга сораулар бирде: Янгынны ничек сүндереп була? Янган урманнан ничек чыгып була? Алып баручыны гаҗәпләндереп, балалар һәр сорауга дөрес җавап бирделәр. Активлык һәм тирән белемнәре өчен һәрбер балага пропаганда бүлеге җитәкчесе Андрей Родыгин бүләк итеп кыстыргычлар бирде.

     Сораулардан соң балалар ике командага бүленеп, чын янгын сүндерүчеләр кебек шартлы ялкынны чиләк ярдәмендә сүндерделәр, янгын баскычына менделәр, хәтта ялкыннан җәрәхәтләнгән баланы коткардылар (бала ролендә курчак уйнады). Сәләтлеләре һәм янгынга каршы кагыйдәләрен белгән өчен, катнашучыларга, календарьләр бүләк иттеләр.

      Балалар уен белән кызып киткәч, алар алдында Флинт пираты килеп басуын сизми дә калдылар. Флинт балаларга үзенең корабле һәлакәттә дучар булуы турында сөйләде. Пиратларның берсе дә исән калмады, йөзә алмаганлыктан бөтенесе суга батып үлделәр. Үзе ул коткару  бөяте  ярдәмендә исән калды. Балаларны түрәгәккә җыеп ул үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты: “Балаларга ата – анасыз су коенырга, ярамаган урында су йөзергә ярамый, чөнки аның төбендә пыяла, суга баткан ботаклы – чатаклы агач хәтта суга баткан корабль дә булырга мөмкин. Йөзеп барган көймә янында йөзергә ярамый, батыр үлергә мөмкин.” Аның киңәшләрен балалар онытмасын өчен, Флинт аларга уен уйнарга тәкъдим итте. Кызыклы ярышлар вакытында, балалар суга батучыны коткару бөяге  ярдәмендә коткардылар, җәрәхәтләнгән кешене носилкага салып шартлы медпунктка  тапшырдылар. Шулай ук Флинт пираты белән алар йөзү төрләрен искә алдылар: кроль, брасс, баттерфляй. “Сез барыгыз да су йөзергә өйрәнергә тиеш, ләкин яхшы йөзгән кеше кагыйдәләрне үтәмәскә тиеш дип уйламагыз. Аларны барысын да үтәргә кирәк, шул вакытта гына ваҗига булмый” – дип, әйтте Флинт.

  - Миңа әни белән МЕГА кибетенә килергә бик ошый. Без монда уйныйбыз, биибез, поделкалар ябыштырабыз – үзенең тәэсирләре белән беренче сыйныф укучысы Карина Булгакова уртаклашты. Бүген без янгын сүндерүчеләрне уйнадык, чиләк белән янгынны сүндердек, ялкыннан курчакны коткардык. Ялкын аппликациясендә без “0” һәм “1” саннарын ябыштырдык, янгын чыккан вакытта бу номер буенча шалтыратырга кирәк.

- Без һәр ял көнне балалар бәйрәменә киләбез. Узган атнада бәйрәмне ГИБДД инспекторлары бүген МЧС хезмәткәрләре уздырдылар. – Минемчә нәкъ менә уен аша балалар куркынычсызлык кагыйдәләрне үзләштерәләр. Бу бәйрәмдә алар уйныйлар, бииләр, поделкалар ясыйлар, димәк куллар, күрү һәм тыңлау ярдәмендә истә калдыралар. Минем Вероника кызыма өч яшь, без аның белән бергә поделкалар ясыйбыз. Әти - әниләр балалар белән гел бергә булырга тиеш, шул вакытта гына ваҗига булмый.

     Балалар уен белән шуның хәтле кызып киттеләр, хәтта таралашырга да  уйламадылар. Ләкин бәйрәм ике сәгаттән соң бетте. “МЕГА” сәүдә үзәгенең балалар клубыннан һәм МЧС хезмәткәрләреннән балалар бүләкләр алдылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International