18 июнь көнне Кама – Тамагы районнан тугыз киломентр ераклыктан “Яшелчә” авылы тирәсендә “Теньков” агрофирма кырларын эшкәрткән вакытта “Скай Рейнджер” парапланы төште. Әлеге параплан Чуваш Республикасы Чабаксар районның Вапроси авылыда торучы 1957 елгы Николай Долговныкы булды. Параплан төшкән вакытта берничә кисәккә ватылды, нәтиҗәдә парапланы йөртүче төшүгә үк һәлак булды.
Парапланның төшүе турында хәбәр 21 сәгать 40 минутта РОВД хезмәтенә Кече Салтыки авылының Мингалиев А.Г торучыдан килде. Ул парапланның төшүенең шахиты иде. ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның Кама – Тамагы районы буенча оператив төркем идарәсе 22 сәгать 10 минутта парапланның төшкән урынына килделәр.
22 сәгать 03 минутта ОГ ГУ “ПЧ-116 ТР федераль янгынга каршы хезмәте”, РОВД хезмәте, ашыгыч ярдәм медецина бригадасы, ТР ЗПСО- 1 эзләү – коткару хезмәте һәм Кама – Тамагының муниципаль район администрациясе коткару эшләрен алып бардылар. Коткару эшенә егерме кеше һәм җиде техника тартылды. Шулай ук Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан унбер кеше һәм өч техника катнашты. Фаҗиганең сәбәбе – кискен җил. Халык арасында җәрәхәтләнүчеләр юк.