Янгын сүндерү күнегүне камилләштерү, урман янгыннары һәм янып китүне ликвидацияләү, хуҗалык эшчеләренең һәм янгын саклау хезмәткәрләрнең үзара бәйләнеш эшләрен эшкәртү – менә шундый бурычлар Яшел Үзән урманчылык участогында узган өйрәтмәләрдә булды. РФ Урман кодексына туры китереп, урманнарны саклау вәкаләте, шулай ук урман янгыннарын сүндерү РФ башкарма хакимият органнарына салына. Урман янгыннарын сүндерү Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның хокук ныгытылган функциясе түгел. Ләкин, урман хуҗалык эшчеләрнең көче җитми икән һәм халык яши торган пункта янгынның күчүе яный икән, ярдәмгә муниципалитет вәкилләре һәм МЧС янгын – коткару бүлекчәләре килә.
Мондый өйрәтмәләрне ел саен үткәрәләр, бигрәктә көз һәм җәй вакытларында, чөнки бу айларда янгын куркынычсызлыгы урманнарда шактый үсә.
Өйрәтмәнең башында Яшел Үзән урманчылыгында янгын – химик станциясенең коралында булган техника белән таныштылар – ПЛ – 1 тракторы, ВЛ – 400 һава өрдергече, РЛО – 1 ранец сиптергече. Урман хуҗалык эшчеләре техниканың эффективлыгы турында сөйлиләр: “Куллану өчен бик җиңел һәм мобильле. Ранецның сыйдырышы егерме литр күләмендә, бу исә, ун минутлык эшкә җитәрлек. Түбән янгыннарны сүндерү өчен мондый сиптергечләр бик уңайлы.”
Өйрәтмәдә Гади көрәктән һәм тырнаучтан алып дүрт тонна сыйдыра торган РДВ -1500 күләмле “Водолей” янгын комплекслар күрсәтелде.
Бу өйрәтмәләрдә Яшел Үзән янгын саклау гарнизон бүлекчәсе катнашты. Аларга еш кына шом сигналы буенча үлән, чуп –чар, урман янгыннарын сүндерү өчен чыгарга туры килә. Өйрәтмәләрне уздыруын янгын сүндерүчеләр дә урманчылылар да кирәклегеннән шикләнмиләр. Бигрәктә бу коры булганда бик актуаль. Янгынның чыгуы еш кына кешенең ваемсызлыгы аркасында була. 80% урман янгыннары кешерәрнең ял иткән вакытларында янгын куркынычсызлык кагыйдәләрне үтәмәүлектән чыга. Өйрәтмәләрнең төп бурычы – урман янгыннарының чыгу проблемасына кешеләрнең игътибарын җәлеп итү аларны инандыру һәм иң мөһиме янгыннардан саклану – аларны булдырмау.