Кәрәзле компания абонентлары гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның дежур операторына бушка, теләсә кайсы вакытта үзенең бәласе турында хәбәр итергә мөмкин.
Ләкин һәрбер компания “01” янгын – коткару хезмәтенә шалтыраткан вакытта үзенең җыю саннарын тәкъдим итә.
Бу очракта “Билайн”, “МТС” һәм “Татинком” кәрәзле элемтә абонентлары түбәндәге саннарны җыярга тиеш – “010”.
“Мегафон”компания номерлары белән кулланучылар – “010101”.
“Смартс” абонетлары -“001”.
“Метротел” абонентларга “01” номерын телефонның язу дәфтәренә кертергә тиеш, аннан соң бу номерны җыярга.
“МГС” кәрәзле элемтә абонентлары “01” номерынан соң, теләсә нинди башка санны җыярга тиеш.
Моннан тыш, кәрәзле телефоннан ярдәмгә чакыру өчен сим- картаны кулланмыйча да чакырып була. Моның өчен “112” номерын җыеп автоответчик инструкциясен тыңларга кирәк.