52нче янгын сагында ачык ишек көне узды

2009 елның 2 ноябре, дүшәмбе
 

    52нче янгын сагына экскурсиягә килү өчен Яшел Үзән районының Кызыл Яр авылының урта мәктәп укытучылары  Татарстан Республиканың Федераль янгынга каршы хезмәтенең сигезенче отрядның  башлыгына үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр. Мондый үтенечкә янгын сүндерүчеләре бер кайчан да каршы килмәделәр. Ачык ишек көнен янгын хезмәткәрләре еш уздыралар.  Соңгы ике ай эчендә генә Яшел Үзән районының дүрт урта мәктәбенең укучылары  янгын сүндерүчеләрнең кунаклары булдылар. Авыл мәктәбенең балалары 52нче янгын сагында беренче тапкыр булдылар. Шуның өчен, кызыксыну балалар күзләрендә дөрестән дә ихлас күңелдән булган.

    Мәктәп укучылары үзләре икърар итүенчә: “Монда килеп без янгын сүндерү машиналарын, аларның эшләүләрен күрербез генә дип белдек. Ләкин, күргәннәрдән безнең өметебезне тагын да арттырды! Без бик шатбыз!”

    ТР Федераль янгынга каршы хезмәтнең сигезенче отрядның хезмәткәрләре, укучылар өчен чын мәгънәсендә бик күңелле чара уздырдылар. Иң башта – янгын бүлегенең бинасы буенча экскурсия. Анда укучылар янгын сүндерүчеләрнең эш урыны, кысылган һава аппаратын киеп карадылар. Шулай ук, балалар хәзерге замандагы янгын һәм коткару техникасы белән таныштылар. Аннан соң- чын мәгънәсендә шом буенча чыгу, янгын сүндерүчеләр янгын сүндерүне күрсәттеләр. Төтенле камерагада укучылар керделәр – барлык биналарны йөреп чыктылар, төтенле һәм караңгы бүлмәдә янгын сүндерүчеләрнең эшләүләренең үзенчәлекләрен белделәр. Гомумән әйткәндә, янгын сүндерүче хемәтенең барлык авырлыкларын татып карадылар. Моннан тыш, коткаручылар янгын булган очракта кешене коткаруда махсус баскыч   һ.б җиһазлар белән барлык ысулларын күрсәттеләр. Укучыларның иң зур шатлыгы булып махсус, баскыч буенча менү, янгын сүндерү машынасының руль артында утыру иде .Очрашуның нәтиҗәсендә  - истәлеккә бергә төшкән фотография, баллы призлар һәм истәлекле бүләкләр булды.

   Укытучыларның сүзләренә караганда мондый экскурсияләр һичшиксез  кызык һәм бик кирәк. Ә укучыларның сүзләренә караганда янгын сүндерү хезмәте алар өчен хәзер абруйлы һәм хөрмәт данын алды. Кем белә, бәлки кемдер бу балалардан  үз киләчәген, тормышын әлеге җиңел булмаган, ләкин бик кирәк булган һөнәр белән бәйләр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International