Казан шәһәренең Новатор урамындагы 83нче фатирның януы турындагы хәбәр, янгын сагына сәгать 11.20 килә. Янгынны беренче булып шул ук йортның 77 фатир хуҗасы Ринат Нуриҗанов күреп ала. Әлеге фатирда балаларның булуын белеп, Ринат һәм аның ике иптәше подъезга чыбып керәләр. Фатир ишеген ачып карыйлар, ләкин ишекне ачуга, урамга зәһәр төтен ыргытылды. Тәрәзә янына килеп ир кешеләр балалар елавын ишеттеләр, тимер рәшәткәне сындырып, Ринат Нуриҗанов куллары белән тәрәзәне вата. Фатирга кергәч ул идәндәге яткан ике баланы күреп ала – 2004 елгы Чалгизова Л.С., һәм 2005 елгы , һәм 2005 елгы Шакиров А.С. аларны алып тәрәзә аркылы дусларына тапшыра. Агуланып һәм 5 % пешкән җәрәхәт белән балаларны ДРКБның реанимацион бүлегенә алып киттеләр. Коткаручы Ринат Нуриҗанов “Юл хәрәхәт куркынычсызлыгы” дигән дәүләт республика учреждениясендә машина йөртүче булып эшли. Аның әйтүенчә әлеге фаҗигадә башкача ул булдыра алмас иде дә, чөнки Ринатның үзенең дә ике баласы үсеп килә.
Фаҗига булган урынга беренче янгын расчетлары сәгать 11.27 килде. Янгында 15 кеше, шулай ук ике бала коткарылды. 11.41 сәгатьтә янгынны сүндерделәр.Ут кыска ялганыш нәтиҗәсендә яисә җылыту приборны янгын куркынычсызлык кагыйдәләре буенча дөрес кулланмау аркасында башланган дип фараз ителә.