Яшел Үзән янгын сүндерүчеләргә бүләк

2009 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
 

       “Яшел Үзән янгын сагында хезмәт итү вакыт эчендә, мондый масшаблы янгын сүндерү техникасының килүен мин хәтерләмим ”, - дип әйтте Федераль янгынга каршы хезмәтнең  сигезенче отряд башлыгы Зөфәр Хәлиуллин. Дөрестән дә, соңгы тапкыр Яшел Үзән янгын сагының   гарнизон   автопаркы махсус машиналар белән Горький исемендәге завод һәм ПОЗИС предприятия җитәкчеләре ярдәмендә генә яңартылды. Бу юлы Яшел Үзән муниципаль  районына биш янгын машинасы килде – яңа “КамАЗ” һәм “ЗИЛ -131 ” базасындагы дүрт автоцистерна машиналары. Техниканың бирү таныклыгын  тантаналы рәвештә  Яшел Үзән янгын сагының гарнизон башлыгы Зөфәр Хәлиуллинга, Яшел Үзән муниципаль  районының администрация башлыгы Радик Хәсәнов тапшырды.

       Барлык янгын җиһазлары белән җиһазландырылган яңа “КамАЗ” хәзер  шәһәр базасындагы Федераль янгынга каршы хезмәтнең  53нче  янгын сагында торачак.  Калган дүрт машина  районның дәүләт янгын  учреждения бүлегенең  “ТР Янгын сагы” Норлат, Осинова һәм Орехова бистәләренә бирелде. Янгын сүндерүчеләрнең сүзләренә караганда  әлеге техника янгынны оператив сүндерү өчен бик  кирәк.

       Моннан тыш  “Серго исемендәге завод ” җитәкчелеге ярдәмендә 34 нче янгын сагына гидравлитик коткару җиһазы алынды. Әлеге җиһаз янгын сүндерүчеләргә коткару эшләрен алып бару өчен  кирәк.

        Бу тантанада Яшел Үзән янгын сүндерүчеләргә төп теләк булып - алган техниканы реаль тормышта булган хәтле сирәк  кулланырга. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International