Дин вәкилләре янгын белән көрәшә

2009 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
 

     Яшел Үзән районының гарнизон янгын сүндерүчеләре янгын белән көрәшү өчен яңа традицион булмаган ысулар кулланылалар. Янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен алар мөселман руханилары һәм православия чиркәвләре белән бергә пропаганда эшдәрен алып баралар.  Дин вәкилләре үзләре әйтүенчә, янгыннарны һәм кеше үлемен булдырмау – ул һичшиксез кирәк һәм яхшы эш.

    Дин вәкилләре белән профилактик сөйләшүләрне уздыру өчен, янгын сүндерүчеләр тәкъдимне беренче тапкыр ясамыйлар. Нәкъ, рухани җитәкчеләре аркылы, ә алар сүзләренә халык бигърәк тә игътибарлы була, янгын сүндерүчеләр районның һәм шәһәр кешеләрнең үзаңына һәм җаваплыгына тәэсир итәр дип, ошанып калалар. Янгыннарның килеп чыгуның төп сәбәп булып, әлеге дә баягы кеше факторы тора. Дин әһелләре  үз һәм туганнарның  гомерләрен куркынычлыктан сакларга чакыра, чөнки бу һәр гражданиның туганнары, Аллах һәм Ватан алдындагы изге бурычы.

  Шуны әйтергә кирәк, чиркәүләрдә гомуму куркынычсызлык кагыйдәләрен генә түгел, ә изге йола янгын чыгуның сәбәбе булмас өчен, шәмнәрне һәм лампадаларны кабызуны практикада күрсәттеләр.

   Әлеге эшнең кирәклеге һәм яхшылыгы турында мөселман вәкилләре дә шикләнми. Хәзерге вакытта бу эш бик кирәк, октябрьнең соңгы атнасында гына Яшел Үзән муниципаль районында 20дән артын янгын булды, хәтта бер кешенең гомерен өзде. Шунлыктан традицион догалардан һәм җомга намазлардан соң Васильево үзәк мәчетенең имам – хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин кеше гомеренең кыймәтлеген һәм янгын куркынычсызлык чараларын үтәү турында, вәгазъ укыды.

    Янгынга каршы вәгазъләр беренчедән олы яшьтәге кешеләргә адресланган. Статистик мәгълуматларына караганда, нәкъ менә өлкәннәр күп очракта ялкынның  корбаннары булалар. Олы яшендә һәм авыру булганлыктан алар ут белән игътибарсыз һәм саксызлык булалар, ә нәтиҗәдә исә фаҗига. Бәла – казаны һәм янгыннарда кеше үлемен    булдырмас өчен  - бу исә янгын сүндерүчеләрнең һәм дин вәкилләрнең бердәм эшләрнең төп бурычы.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International