5 нче октябрьдән алып 5 нче ноябрьгә кадәр Татарстанда торак фондларда янгын куркынычсызлык хәлен тикшерү һәм янгын куркынычсызлык пропаганда буенча айлык узды.
Идел елгасы – 0 алып
Сулыкларда кешеләрнең, шул исәптә балаларның үлүе ешаюы нәтиҗәсендә җирле халык арасында дәүләт хакимият органнары, профилактик эшләрен күәтләндерделәр. 9.10.2009 һәм 14.10.2009 елдан гражданнар оборонасы эшләре һәм ТР гадәттән тыш хәлләр министсрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының җитәкчеләренән тиешле күрсәтмә “Көзге – кышкы вакытында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча активизация эше” килде. Ныклы булмаган бозның нинди куркынычсызлык китергәнен, боз астына төшеп киткән иптәшне коткару өчен нинди чараларны кулланырга, боларын барысын да бүген 165 нче казан мәктәп укучыларына Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең белгечләре һәм казанның башкарма комитетының гражданнар идарәсе буенча эзләү – коткару отряданың коткаручылары сөйләделәр һәм практик рәвешендә күрсәттеләр.
15 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең “Атмосфера” дискобарның януы турындагы хәбәр, янгын сүндерү сагына 08 сәгать 30 минутта килә. Биш минуттан соң, фаҗига булган урынга беренче янгын сүндерү расчетлары килделәр, алар җиде минут эчендә янгынны сүндерделәр. Барлыгы 12 янгын техникасы катнашты ПЧ-54,55,56,72,82. Шулай ук, Чаллының №6 эзләү- коткару оряды да үз эшләрен алып бардылар. Янгын 10 кв.м түбәне һәм стенаны яулап алган иде. Коткаручылар утыз ике кешене эвакуацияделәр. Ике кеше үлде, утыз кеше җәрәхәтләнде, җиде кеше авыр хәлдә Чаллы шәһәре хастаханәсендә ята. Тикшерү барышында, түбәндәге нәтиҗәләр ачыкланды: әлеге бинаның видеотикшерү камералары бер кешенең дискобар янында урнашкан гардероб ягына 3 литрлы янган бензин канистрасын ыргытуын билгели. Тикшерүләр хәзерге вакытта дәвам итә. Янгын ут төртүдән килеп чыкты дип фараз ителә.
Татарстан территориясендә грипп һәм ОРЗ кизүнең үсүе нәтиҗәсендә Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең җитәкчеләре, ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм баш идарәсенең барлык шәхси составына вакцинация ясау турында карар кабул иттеләр.
Лаеш районының Тангачи авылынды ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткаручылары ( Казанның ЗПСО №2) Меша елгасыннан 1959 елгы ир кешенең үле гаүдәсен алып чыктылар һәм хөкук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге фаҗига турындагы хәбәр 01 янгын сүндерү сагына 11.40 сәг. балык тотучылардан килә. Алар ир кешенең юка боз буенча баруын һәм төшеп китүен күреп алалар. Коткаручылар килеп җиткәч үлгән ирнең башы һәм куллары судан чыгып тора иде. Ул суның салкын булуыннан катып үлә. Коткаручылар аны махсус эксперименталь аппарат СВААП “Стрелец” һава мендәре ярдәмендә судан ярга алып чыгалар.
Бүген башкалабызда “Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтенең иң яхшы бүлек командиры” дигән традицион смотр – конкурс нәтиҗәләре узды.
Иң яхшы командир бүлеге исеменә смотр – конкурсның алдагы этапларда катнашкан 27 җиңүче катнашты. “Яхшылардан яхшыларга” Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең таләпчән жюри алдында теория һәм практика буенча экзамен узарга туры килде.
Сигезенче ноябрь көнендә генә Татарстанда ике коткару - эзләү эшләре алып барылды. Нәтиҗәдә, боз астына төшеп киткән бер кеше үлде, ә икесе коткарылды.
Республика сулыкларында кыен хәл булганлыктан Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе искәртә:
Юка бозга чыгарга бик куркыныч, машиналар белән керү тыела. Сулыклардагы боз гел салкын температура булган очракта гына 10-15 көннән соң ныгый. Балык тотучыларга да бозга чыгып балык тотарга киңәш ителми.
Кече күләмле суднолар навигациясе 20нче ноябрьдә генә ябыла, шуның өчен кече күләмле судноларны йөртүчеләргә һава шартларын истә тотып, үзегез белән коткару һәм элемтә чаралары булырга тиеш.