“Бөек Ватан сугыш ветераннарына намус һәм дан. Әгәр дә сез бу җиңүне җиңмәгән булсагыз иде, без бу дөньяда булмас идек” – шундый сүзләр белән Россия гадәттән тыш хәлләр минитрлыгы Татарстан Республика буенча баш идарәсенең башлыгы эчке хезмәт генерал – майоры Рафис Хәбибуллин Бөек Ватан сугышының ветеранына Миргәлим Яруллинга чәчәк бәйләмен бүләк итте. Рәхмәт сүзләре белән Рафис Хәбибуллин ветеранны Бөек җиңүнең 65 еллыгы белән тәбрик итте.
Бүген 13 сәгать тирәсендә Казан Үзәгендә бер йортның стена ишелеп төште. Ишелү ишек алдында булды. Дүрт катлы бинада күптәннән беркемдә яшәмәде. Ашыгыч ярдәмнәрне туй салонның хуҗасы чакырды. Аның салоны ишелеп төшкән йортның каршында урнакан.
Бүген “Триумф” яңа спорт сараенда янгын сүндерү хоккеистлары кызыктыргыч уен уздырдылар. Мондый турнир 35 нче федераль янгынга каршы махсус идарәнең янгын сүндерү бүлекчәләре арасында беренче тапкыр уза. Әлеге уенны янгын сүндерүчеләр Россия янгын сүндерүчеләр көненә һәм Бөек Җиңүнең 65 елыгына багышладылар.
Бүген Лаеш районында “Мочалище”күлендә балык тоткан вакытта чак кына ике балыкчы суга батып үлмәде. Тиз арада килеп җиткән коткаручылар ярдәме белән генә балык тотучылар исән калдылар.