ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция  хезмәткәрләре “Хивус” һава мендәрендә Маркиз һәм Югары Ослан утрау тирәсендә Идел акватория буенча чираттагы профилактик рейд уздырдылар.   Мондый профилактик рейдларны Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре көн саен уздыралар, хәтта көнгә берничә тапкыр чыгалар.

13
апрель, 2010 ел
сишәмбе

 

Җиңү бәйрәменә ТР буенча 8нче федераль янгынга каршы отрядының хезмәткәрләре Бөек Ватан сугыш  ветеранына Гафиатуллин Гәлим Нигъмәтүлла улына күңелле бүләк ясадылар.  Бәйрәм алдыннан янгын сүндерүчеләр 85 яшьлек пенсионерга яңа газ плитәсен бүләк иттеләр.   ТР буенча 8 нче федераль янгынга каршы отрядының җитәкче Хәлиуллин Зөфәр сүзләре буенча, Яшел Үзән гарнизонында сугыш һәм янгын сүндерү  ветераннарына  аерым игътибар бирәләр: “Алар безнең өчен бик күп нәрсә эшләделәр һәм без алар алдында  һәрвакытта бурычлы булабыз”.


8
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе
 

Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең пропаганда бүлеге хезмәткәрләре 159 нчы номерлы лицейның икенче сыйныф укучыларына язгы боз буенча йөрергә ярамау турында, боз астына төшеп киткән кешене коткару чаралары һәм беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү турында дәрес уздырдылар.

Бүген Казанда Чистай 9а урамында, административ бинаның өченче катта, аш бүлмәсендә янгын чыкты. Әлеге бинаның икенче катында ООО “Траттория” 32 кеше сыйдырырлык пивной бар урнашкан иде.

6
апрель, 2010 ел
сишәмбе
  

МУП “Водоканал” мәгълуматлары буенча 7 апрельдән алып   01сәг. 00 мин. 9 апрельгә кадәр 9 сәг. 00мин. Чистай урамында су йөзә торган бассейнга суүткәргечне тоташтыру нәтиҗәсендә Яңа – Савин районында 25,26,27,37,38,39,69 кварталарында, Брикетный, Савиново бистәләрендә   су булмаячак.   


5
апрель, 2010 ел
дүшәмбе

5 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә, Яңа Шәһәр урамында, 3/04 йортта “Цунами” күңел ачу бинасында янгын чыкты. Янгын турындагы хәбәр ЕДДС -01 ОФПС – 15 12 сәг. 33 минутта килә.


2
апрель, 2010 ел
җомга
   

Көзге ташуның беренче корбаны булып чак кына 72 яшьлек  Хәдишә Зәйнетдинова булмады.  Су  йотрның эченә керергә элгермәде, чөнки тиз арада  килгән эзләү – коткару отрядының коткаручылары пенсионер апаны ташудан саклап кала алды. Кич дәвамында һәм бүген иртә белән  коткаручылар Хәдишә апаның  участогыннан су суыртыллар. Бу юлы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  коткаручылары  су стихиясен тынычландыра алдылар.


31
март, 2010 ел
чәршәмбе
Бүгенге көндә күп кеше булган объектларны янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү  актуаль проблема булып кала.

29
март, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Зөя елгасының бозлы өслегендә 41 шартлау дыңгырдады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре шулай итеп, Кайбыч муниципаль районының машина йөри торган күпер астында, Зөя елгасын булачак бозлы тыгылудан азат иттеләр.  

27
март, 2010 ел
шимбә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International