Янгын сүндерүчеләр хоккей уйныйлар

2010 елның 28 апреле, чәршәмбе
   

Бүген “Триумф” яңа спорт сараенда  янгын сүндерү хоккеистлары кызыктыргыч уен уздырдылар. Мондый турнир 35 нче федераль янгынга каршы махсус идарәнең янгын сүндерү бүлекчәләре арасында беренче тапкыр уза. Әлеге уенны янгын сүндерүчеләр Россия янгын сүндерүчеләр көненә һәм Бөек Җиңүнең 65 елыгына багышладылар.

Ярты ел элек янгын сүндерүчеләрТР буенча ОФПС -7  3нче янгын сүндерү бүлегенең территориясендә кечкенә генә шугалак ясап куйдылар. Нәкъ менә шунда аларның күнекмәләре узды да инде. Ә күнекмәне сүндерүчеләр гадәттәгечә шәхсән үз вакытларында үткәрәләр.  

            - Күнекмәләрне без шәхсән үз вакытыбызда гына  уздырабыз. Беренче тапкыр тимер аякка баскач безгә барыбызга да ошады, – дип әйтте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 35 нче федераль янгынга каршы махсус идарә КМПО заводын саклау буенча янгын сүндерү бүлегенең җитәкчесе һәм “Авиатор” капитан командасы Сергей Гурьянов. – Шуннан соң без хоккей формасын сатып алдык.

Акрынлап уенга 25 хоккейчы җыелды. Алар ике командага бүленде “Пороховщик” һәм “Авиатор”. Беренче команда Казан дары заводын саклый, ә икенче команда 16 нчы вертолет заводын һәм КМПОны саклый. Күнегүләр һәм спортка булган мәхәббәт янгын сүндерүчеләргә зур бозны татып карарга мөмкинлек туды.

- Безнең хоккеистлар шундый зур дәрәҗәгә җиттеләр, алар хәзер боз сараенда хоккей көрәшләрен алып бара алалар. Әлеге боз саренасында хоккей  көрәше безнең беренче тапкыр уза. Мондый дуслык матчын без Янгын сүндерүчеләр көне һәм Бөек Җиңүнең 65 елыгына багышлыйбыз, дип – әйтте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 35 нче федераль янгынга каршы махсус идарәсенең җитәкчесе Рәдиф Вәлиев. – Киләчәктә дә хоккей уенын дәвам итәрбез дип уйлым. Шулай ук без хоккей көрәшен 27 нче декабрь Коткаручылар көне уңаеннан уздырыга планлаштырабыз. Хәзер команда уенчылары яхшы уйныйлар. Ярты ел элек мондый яхшы результатлар юк иде.

- Боз сараенда без беренче тапкыр уйныйбыз. Ярышташлар командасы бик көчле. Бер – беребезне без күптәннән беләбез, дип сөйләде Рөстәм Фәхретлинов Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дары заводы саклау буенча 35 нче федераль янгынга каршы махсус идарәсенең ПЧ – 3 бүлегенең командиры. – Без тәҗрибә белән һәм уенның техникасы белән алмашынабыз. Мондый дуслык булганда без уенда гына түгел ә хезмәтебездә дә бер – беребезгә булышып йөрибез.

Кызыктыргыч уен нәтиҗәсендә “Пороховщик” командасы 3: 0 исәбе белән җиңү данын яулады. Команданың уенчыларына диплом акчалата бүләк бирделәр.

 

 

                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International